Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Татарстанда яңа елда туган сабыйларга түләүләр арта

Мәсәлән, беренче туган балага айлык түләү күләме 9 мең 713 сум тәшкил итәчәк.

 

Мондый түләүләр илебездә 2018 елдан башлап Президент Владимир Путин кушуы буенча кертелде.

“Яңа түләүләргә килгәндә, без вәзгыятьне даими күзәтеп торабыз, яңа түләүләр мөмкинлеге турында да уйлыйбыз, бу хакта мин соңрак әйтермен”, – диде Путин балаларга 2021 елда яңа түләүләр турындагы сорауга җавап биреп.

Ведомство мәгълүматларына караганда, агымдагы елда Татарстанда яши торган 28,5 мең гаиләдә беренче туган сабыйга айлык түләүләрне алганнар.

Агымдагы елда Татарстанның Хезмәт министрлыгы “Демография” милли проекты чараларын тормышка ашыруны дәвам итте. 2021 елда айлык түләүләр күләме арта һәм 9 мең 713 сум тәшкил итәчәк. Мондый пособие гаиләдәге өч кешенең кереме 61 мең 764 сумнан (җан башына 20 мең 588 сум) артып китмәүчеләргә түләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев