Спас районында әнисенә үтерү белән янаучы хөкем ителде
Җинаятьне хатын салмыш килеш кылган.
Кичә Спас район судында әнисенә үтерү белән янаган хатын-кызның эше каралды.
Суд материаллары буенча, хатын җинаятне исерек хәлдә кылган. Кызына спиртлы эчемлек алудан баш тарткан әниченең башына ул алюмин таяк белән берничә тапкыр суккан. Моннан тыш, “мин сине барыбер үтерәм” дип тә янаган.
Кызыннан курыккан өлкән яшьтәге хатын-кыз күршеләреннән ярдәм сораган, ә алар полициягә мөрәҗәгать иткәннәр.
Суд барышында ул үзенең кыланмышларының сәбәбен аңлатудан баш тарта.
Хатынның элгәре дә хөкем ителгән булуын искә алып, суд аны сигез айга ирегеннән мәхрүм итә. Җәза срогын ул колония-поселениедә үткәрәчәк.
Суд билгеләп үткәнчә, хөкем ителүченең апелляция бирү өчен унбиш тәүлек вакыты бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев