Фаҗиганең сәбәбе - кыска ялганыш
"Эдем" кафесы янында булган янгын нәтиҗәсендә бер машина йөртүче яшь кеше каты тән җәрәхәтләре ала, ә ике йөк машинасының кабиналары тулысынча янып бетә.
Зур йөк машинасында янгын иртә таңнан башлана: машина йөртүче кабинадагы төтен исеннән уянып китә. Ул кабинадан төшүгә капот астыннан ялкын телләре чыга...
Фаҗиганең сәбәбе - кыска ялганыш
"Эдем" кафесы янында булган янгын нәтиҗәсендә бер машина йөртүче яшь кеше каты тән җәрәхәтләре ала, ә ике йөк машинасының кабиналары тулысынча янып бетә.
Зур йөк машинасында янгын иртә таңнан башлана: машина йөртүче кабинадагы төтен исеннән уянып китә. Ул кабинадан төшүгә капот астыннан ялкын телләре чыга башлый. Җил көчле булганлыктан, ут шунда ук торган икенче машинага да каба. Аның хуҗасы машинасын кабызып, янгыннан читкәрәк алып китәргә тырыша. Тик моның файдасы булмый, машина кабинасы янып бетә, шоферны да пешкән җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киләләр.
Янгын сүндерүчеләр фикеренчә, янгын беренче машинада электр чыбыгының кыска ялганышы аркасында килеп чыккан.
Сак булыгыз - мошенниклар
Мошенниклар аркасында шәһәрдә яшәүче берәү җиде мең сум акчасыннан колак кага. Аның акчасын чит кешеләр виртуаль челтәр аша хезмәт хакы карточкасыннан урлыйлар.
Зыян күрүченең сүзләренә караганда, ул күп тапкырлар пластик карта ярдәмендә Интернет аша коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләгән, аның картасына берничә хезмәт тоташтырылган була. Бәлки, шул хезмәтләрнең берсе аркасында кемдер карта мәгълүматларыннан файдалана алгандыр.
Мошенникларның кем булуы әлегә билгеле түгел. Полиция хезмәткәрләре карта аша түләүләр белән артык мавыкмаска киңәш бирә. Чит кешеләргә карта турында мәгълүматларны һәм пин-кодны да хәбәр итәргә ярамый. Шулай ук пластик картада зур суммада акча тотарга да киңәш ителми.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев