Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда ипотека алучылар кимеде

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе билгеләп үтүенчә, 2015 ел башында теркәүләр саны артуы күзәтелгән. 2 ай эчендә 113701 күчемсез милек һәм алар белән килешүләр теркәлгән, бу 2014 ел күрсәткечләреннән 6,3 % артыграк (106998). Теркәүләр саны аеруча торак булмаган биналар секторында арткан - 31%, бу 2015 елның ике ае эчендә 15735...

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе билгеләп үтүенчә, 2015 ел башында теркәүләр саны артуы күзәтелгән. 2 ай эчендә 113701 күчемсез милек һәм алар белән килешүләр теркәлгән, бу 2014 ел күрсәткечләреннән 6,3 % артыграк (106998). Теркәүләр саны аеруча торак булмаган биналар секторында арткан - 31%, бу 2015 елның ике ае эчендә 15735 тәшкил итә, былтыр - 12000 килешү теркәлгән булган.
Февральдә өлешле килешүләрдә катнашуны теркәү 40 процентка артты (2015 елда - 2447, 2014 елда - 1749). Бу үсеш күрсәткече 77% тәшкил иткән гыйнвар аеннан кимрәк булса да, барыбер үсеш динамикасы сизелә. Гадиләштерелгән "Дача амнистиясе" буенча теркәлгән күчемсез милек объектларының саны 28,8% артты (2015 елда - 7124, 2014 елда - 5531). Соңгы елларда бу күрсәткечнең кимүе күзәтелсә дә, артуы көтелгән иде. Закон буенча шәхси торак төзелеше объектлары өчен "дача амнистиясе" 2015 елның 1 мартына кадәр генә дәвам ителергә тиеш иде, шунлыктан кешеләрнең милек хокукларын теркәүне озакка сузмаулары гаҗәп түгел. Мартта бу күрсәткеч кимер дип көтелә, чөнки закон нигезендә "дача амнистиясе" срогы тагын өч елга озайтылды.
Ипотекага килгәндә исә, монда ипотека ставкалар арту сәбәпле алдан ук көтелгән кимү күзәтелә. 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында ипотека алучылар саны 26,7% кимеде (2015 елда - 8171, 2014 елда - 11145). Күчемсез милек объекты төрләре буенча караганда, ипотека буенча күрсәткечләр торак булмаган биналар секторында 70,6% (2015 елда - 448, 2014 елда - 1526), җир участоклары буенча 31,3 % (2015 елда - 1703, 2014 елда - 2480), торак секторында 15,7% кимеде (2015 елда - 6020, 2014 елда - 7139).
Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев