Спас районында чираттагы вакансияләр ярминкәсе үтте
Узган сишәмбедә "Октябрь" кинотеатры бинасында чираттагы вакансияләр ярминкәсе үткәрелде.
Ярминкәдә кешеләргә предприятие һәм оешмаларда булган эш урыннары турында төгәл мәгълүмат бирелде. Мәсәлән, эшкә урнашырга теләүчеләр район дәүләт ветеринария берләшмәсе, "Спас оптторг", "Спасагрострой" җәмгыятьләре, хастаханә, Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты, кайбер шәхси эшмәкәр предприятиеләрендә тәкъдим ителгән эш шартлары белән таныша алды. Аерым өстәлдә төрле уку йортлары турында буклетларны карарга була иде, шәһәр предприятиеләрендә тәкъдим ителгән эш урыннары турындагы мәгълүмат стендларга урнаштырылды.
Ярминкәнең пленар өлешен Мәшгульлек үзәге директоры Гөлшат Хәсәнова ачты. Ул киләчәктә һөнәр сайлау алдында торган мәктәп укучыларын, эш эзләүчеләрне сәламләде. Ярминкәдә катнашучылар алдында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина чыгыш ясады. Ул районга аеруча төзүчеләр, табиблар, авыл хуҗалыгы, мәдәният тармагы белгечләре кирәклеген ассызыклап үтте. Укучылар тиешле уку йортларын тәмамлаганнан соң туган якларына әйләнеп кайтсын өчен булачак һөнәрне дөрес сайларга кирәклеген билгеләп үтте.
В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Чистай филиалы директоры Ольга Добронравова 1 курс студентлары белән бергә үзләренең уку йорты белән таныштырды, район хәрби комиссары Илһам Мидхәтов хәрби уку йортларына керү шартлары һәм курсантларга бирелгән өстенлекләр турында сөйләде. Хәрби комиссарга сорауларны аеруча күп бирделәр, иң гаҗәбе - кызыксынучылар арасында кызлар күп иде. Ә Спас тармак технологияләре техникумы укытучысы Татьяна Тележникова укучыларны техникумда эшче һөнәрләр алу өчен укырга чакырды.
Бу көнне Мәшгульлек үзәге белгечләренә 95 кеше мөрәҗәгать итте, алар эшкә урнашу, дәүләт гарантияләре, социаль яклау, инвалидларга эшкә урнашырга ярдәм итү турында һәм башка сораулар бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев