Җәмгыять
Хезмәттәшләре дә югары бәя бирә...
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә еш кына үз бәйрәмнәрен эш урынында үткәрергә туры килә. Бу якшәмбедә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәре дә башка еллардан аермалы булмас. Кешеләрнең законлы мәнфәгатьләре сагында торучыларның эше шундый тынгысыз була.
Полиция майоры Алексей Судариков, майор Николай Усов, өлкән лейтенант Александр Терехов үз тормышларын шушы эшкә багышларга булганнар....
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә еш кына үз бәйрәмнәрен эш урынында үткәрергә туры килә. Бу якшәмбедә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәре дә башка еллардан аермалы булмас. Кешеләрнең законлы мәнфәгатьләре сагында торучыларның эше шундый тынгысыз була.
Полиция майоры Алексей Судариков, майор Николай Усов, өлкән лейтенант Александр Терехов үз тормышларын шушы эшкә багышларга булганнар. Эчке эшләр органына алар һәрберсе үз юлы белән килгән һәм хәзерге вакытта бергә Спас районы эчке эшләр бүлегендә хезмәт итәләр. Алар җинаятьләрне ачу, җинаятьчеләрне, хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү һәм үзләренә тапшырылган башка күп кенә бурычларын намус белән үтиләр.
Оперуполномоченный Александр Терехов бу системада иң тәҗрибәле кешеләрнең берсе - ул полиция органнарында уналты ел эшли. Бүлек җитәкчесе урынбасары - полиция җитәкчесе майор Александр Судариков, оператив эшләр буенча полиция җитәкчесе урынбасары майор Николай Усов унар ел эшлиләр. Агымдагы елда гына аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә ике үтерү очрагын ачканнар. Ә ел башыннан бирле аларга 50дән артык җинаятьне тикшерергә туры килгән һәм барысы да диярлек ачылган. Бүлек коллективы эшенә хезмәттәшләре дә югары бәя бирә. Үз бурычларына җаваплы караган бу хезмәткәрләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләргә ярдәмгә килергә әзер.
Рәсемдә: Александр Терехов, Николай Усов, Алексей Судариков (сулдан уңга) көндәлек бурычларны тикшерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев