Һава шартларының нинди булуына карамастан, ял һәм бәйрәм көннәрсез эшләп, "Таттелеком" ААҖнең Спас РУЭС хезмәткәрләре район торак пунктларында дистәләрчә километр элемтә линияләрен алыштырдылар.
Владимир Корнилов
Соңгы арада прогресс югары темплар белән бара. Кайвакыт кәрәзле элемтә салонында күңелеңә хуш килгән кәрәзле телефон, кибеттән ноутбук, компьютер яки телевизор сайлап аласың, ләкин күп тә үтми ул модельнең искереп, яңасы чыкканын беләсең. Үзебезгә кирәк мәгълүматны алу өчен без бөтендөнья Интернет челтәреннән файдаланабыз, ә монда мәгълүматларны тапшыру тизлеге бик зур әһәмияткә ия.
Бу хезмәтләрдән кешеләр вакытында файдалана алсын өчен район элемтә узелы белгечләре зур эш башкара. Заманча нормаларга һәм стандартларга туры китерү өчен алар элемтәнең җепселле-оптик линиясен гамәлгә кертәләр. Бу Интернет тизлеген берничә тапкыр арттырудан тыш, санлы, кабельле телевидениене тоташтырып, сурәтнең сыйфатын бермә-бер яхшыртырга мөмкинлек бирә. Алар линияләрдән искергән, тузган бакыр чыбыкларны алып, заманча җепселле-оптик кабель сузалар. Төп линиядән тыш, ул мәктәпкә, авыл җирлеге Советы кебек объектларга, шулай ук шәхси йортларга сузыла.
Соңгы айлар эчендә мондый эшләр Урта Йорткүл һәм Чәчәкле авылларында башкарылды. Бу җаваплы участокта Геннадий Жилков, Виталий Фирсов, Вячеслав Кадяев, Владимир Пашин, Илсур Габделбәровтан торган бригада эшләде.
Линиянең Танкеевка, Полянка һәм Балымердагы участокларында кыенлыклар шактый булды. Элемтәчеләргә эшләрен яңгыр коеп явып торганда башкарырга туры килде. Шундый катлаулы шартларда да элемтәчеләр 30 километрга якын элемтә линиясен суза алдылар. Графиктан чыкмас өчен монда инде ике бригадага эшләргә туры килде. Икенче бригада составындагы элемтәчеләр Алексей Мельников, Сергей Панасенко, Юрий Скотников, Евгений Антонов үз бурычларын аңлап, зур җаваплылык тоеп эшләделәр. Бораулау җайланмасы машинисты Геннадий Тарасов ике бригадага да хезмәт күрсәтте.
-Бригадалар чиратлап эшләгәндә, - ди район элемтә узелы башлыгы урынбасары Александр Куприн, - Геннадий Александрович алыштыргысыз кеше булды. Ул бик күп эшләр башкарды. Аның тырышлыгы, осталыгы аркасында без күп эшләрне вакытында башкарып чыктык.
Куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәү өчен Чистайдан, Алексеевскидан, Аксубайдан махсус техниканы ярдәмгә чакырдык. Моның өчен безнең элемтәчеләр аларга зур рәхмәтле.
Соңгы вакытларда элемтәчеләр шәһәрдә дә күп эшләделәр. Алексей Щербатов, Александр Стряпкин, Сергей Дербенев, Виктор Лешев составындагы бригада Гордеев урамындагы дүрт йортта, Чистай электр челтәрләрендә, Энергосбыт оешмасы бинасында элемтәнең яңа технологияләрен кертүдә эшләделәр. Хәзерге вакытта бу эшне алар Пенсия фондының яңа бинасында тәмамлап киләләр. Моннан тыш, яңа технологияләр Болгар музей-заповеднигының кайбер объектларында - Елга вокзалында кулланылды, хәзер Икмәк музеенда, Ак мәчеттә эшләр бара. Бу максатлар өчен "Таттелеком" җәмгыяте 1 миллион 200 мең сум акча бүлеп бирде. Ноябрь ахырына кадәр байтак эшләр башкарылып, акча тотылып бетәчәк.
Быел кәрәзле элемтә эшен яхшырту өчен Болгарда, Кожаевкада, Никольскида барлыгы өч станцияне файдалануга тапшырдылар. Киләчәктә мондый объектларны Әҗмәр, Куралово, Ямбакты, Өчкүл, Ким, Красная Слобода, Тукай, Иске Рәҗәп авылларында һәм тагын берне Болгарда куярга планлаштыралар.
Элемтәчеләр яз көне җепселле-оптик линияләр сузу эшен Татар Такталы, Аграмак, Көек, Әҗмәр, Куралово, Красный Вал авылларында да дәвам итәргә уйлыйлар. Әлбәттә, бик кыйммәт торган бу эш этаплап башкарылачак. Аерым алганда, бер километр "оптика" 250 мең сумга төшә. Элемтәчеләребез бу эшләрнең барысын да югары сыйфат белән башкарып чыгарлар дип ышанабыз.
Элемтәчеләрнең хезмәте беренче карашка күзгә ташланырлык түгел, шуңа күрә күп кеше аларның үз бурычларын нинди шартларда башкаруларын белеп тә бетермидер. Ләкин элемтәчеләр булмаса, без тормышта алар көче белән тудырылган уңайлылыкларны белмәс идек. Интернет, телефон челтәре, телевидение көнкүрешкә ныклы үтеп керде, алардан башка тормышны күз алдына да китереп булмый. Болар барысы да элемтәчеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Руслан Хәмидуллин фотосы.
Нет комментариев