Болгар ислам академиясендә Туган телләр көненә багышланган узды
Академиядә 18 милләт вәкиле белем ала.
Болгар ислам академиясендә 21 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара туган телләр көненә багышланган чара узды.
Тел милли мәдәниятнең мөһим өлеше булып тора, ә төрле телләрне белү башка милләт кешеләрен аңларга ярдәм итә. Академия ректоры Фәрхәт Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, академиядә 18 милләт вәкиле белем ала, алар барысы да бер-берсен аңлап һәм бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр.
Чарада катнашучы мактаулы кунаклар арасында Донецк Халык Республикасының яшьләр эше, спорт һәм туризм министры Юрий Мартынов, Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов һәм башкалар бар иде. Бөтендөнья Татарлар конгрессы Милли Советы әгъзасы, профессор Альберт Борһанов патриотлык хисен тәрбияләү өчен гаилә һәм туган телне белү ничек мөүим булуын билгеләп үтте.
Академия остазы Әхмәд Шәйх-Мостафа туган телнең фикерләү теле булуын, кешегә ышаныч өстәвен ассызыклады.
Чарада катнашучылар, шул исәптән академия студентлары, туган телләренең шигъри мирасын тәкъдим итеп, үз телләрендә күренекле шагыйрьләрнең әсәрләрен укыдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев