Иж-Борискино урта мәктәбендә география, ОБЖ һәм технологиядән укытучы Виктор Владимирович Шитовкин егерме елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган.
Ул Аграмак авылында туып үсә. Сигезенче классны тәмамлауга Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономнар әзерли торган бүлегенә укырга керә. Әтисе, улының сәләтен белгәнлектән, аңа мәктәптә эшләргә киңәш итә. Ләкин Виктор әле моңа әзер булмый.
Урта махсус белем алганнан соң, ул армиягә китә. Хезмәтен тутырып кайткач, Иж-Борискино мәктәбендә эшләгән энесе аны мәктәпкә эшкә чакыра. Ул үзе Тәтеш педагогия училищесын тәмамлый. Әнә шулай Виктор Владимирович укытучы булып китә. Читтән торып Казан педагогия институтының география бүлеген тәмамлый. Байтак еллардан бирле мәктәптә эшләү дәверендә үзенең бу юлны сайлавына бервакытта да үкенми.
Армия хезмәте Виктор Владимировичка тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытканда бик ярдәм итә, ә сәяхәтләр яратуы, кызыксынучан булуы география фәнен кызыклы итеп алып барырга булыша. Агроном белеме дә нык ярдәм итә, ул җитәкләгән мәктәп яны участогында алар төрле яшелчәләр, чәчәкләр үстерәләр. Участокта һәрвакыт тәртип һәм чисталык хөкем сөрә.
Укытучыга таләпләр елдан-ел арта. Ничек кенә булмасын, Виктор Владимирович дәресләрен мавыктыргыч итеп оештыра, балаларда үз фәненә карата мәхәббәт тәрбияләргә тырыша.
Хезмәттәшләре, ата-аналар арасында да аның абруе зур. Иң мөһиме - мондый укытучылар үзләре белем биргән балаларга һәр яктан үрнәк булып торалар.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев