Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Тармак технологияләре техникумы хәбәрләре

Студентлар сынатмый Техникум командасы урта махсус уку йортлары студентлары арасында физкультура буенча уздырылган "Физик камиллек" республика олимпиадасында өченче урынга чыкты. Командага "Татарстан Республикасының "Буревестник" яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте" региональ иҗтимагый оешмасының дипломы тапшырылды. Тимофей Еремин, Анастасия Клименко, Нина Данилина һәм Тимур Саянов тест сорауларына дөрес җавап бирделәр, чаңгы эстафетасы һәм башка...

Студентлар сынатмый
Техникум командасы урта махсус уку йортлары студентлары арасында физкультура буенча уздырылган "Физик камиллек" республика олимпиадасында өченче урынга чыкты.
Командага "Татарстан Республикасының "Буревестник" яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте" региональ иҗтимагый оешмасының дипломы тапшырылды.
Тимофей Еремин, Анастасия Клименко, Нина Данилина һәм Тимур Саянов тест сорауларына дөрес җавап бирделәр, чаңгы эстафетасы һәм башка сынауларны да уңышлы үттеләр. Шәхси беренчелектә һәм башка күнегүләрдә Анастасия Клименко белән Тимур Саянов әйбәт нәтиҗәләргә иреште.
Призерлар булдылар
Укытучылар Валентина Захарова белән Янина Дремуха һөнәри эшчәнлек төрләренең сыйфатын бәяләү буенча читтән торып уздырылган Бөтенроссия методик эшләнмәләр конкурсында катнашып, икенче һәм өченче дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар.
Конкурс "Квалификация имтиханы" дип аталды. Спас конкурсантлары "Икътисадый дисциплиналар" һәм "Җәмәгать туклануы продуктлары җитештерү технологиясе" номинацияләрендә башкалардан якшырак чыгыш ясадылар.
Сертификатлар тапшырылды
Татарстан Республикасының урта-махсус уку йортлары студентлары арасында иң яхшы чыгыш ясаган өчен икенче республика конкурсында катнашкан Екатерина Егорова белән Ирина Бариновага сертификатлар тапшырылды.
Булачак бухгалтерлар "Нәрсә ул бухучет?" иҗат эше белән башта конкурсның читтән торып уздырылган этабында катнаштылар, аннан соң Зәй шәһәрендә үткәрелгән финалга чакыру алдылар. Жюри Екатерина белән Иринаның чыгышына югары бәя бирде.
Ә менә Марина Шалашова белән Ксения Филимоновага Лаеш техник-икътисад көллиятендә икътисад һәм бухгалтерлык учеты буенча үткәрелгән региональ олимпиаданың сертификатлары тапшырылды.
Студентлар икътисад, идарә һәм хокук институты уздырган олимпиадада әле беренче тапкыр гына катнашты. Призерлар рәтенә керә алмасалар да, мондый олимпиадаларда катнашу өйрәнә торган фәннәр буенча белемне арттырырга һәм беркадәр тәҗрибә тупларга ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев