Болгарда «Ел укучысы-2022» район конкурсы узды (+ФОТО)
Иң яхшы укучыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Болгарның 2нче урта мәктәбендә «Ел укучысы – 2022» район конкурсы узды. Конкурсның максаты – сәләтле һәм инициативалы укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Бәйге ике этапта үткәрелде. Читтән торып үткәрелгән этапта конкурска гариза биргән 15 укучының портфолиосына бәя бирелде. Бу тур нәтиҗәләре буенча 10 финалист билгеләнде.
Конкурсның икенче этабында һәр финалист үз-үзенә презентация ясады, интеллектуаль уен сорауларына җавап бирде һәм иҗади проектны яклады.
Конкурс нәтиҗәләре буенча икенче мәктәпнең 4, 7 һәм 10 сыйныф укучылары Анна Купоросова, Варвара Герасимова һәм Иван Баландин җиңече булып табылды.
«Эрудит» номинациясендә – икенче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Юлия Потапова, «Казанышлар» – беренче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Олег Шишкин, «Иҗат» – Никольск мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Анна Бурмистрова, «Илһам» – Никольск мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Константин Фирсов, «Сәләт» – Иске Рәҗәп мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илүзә Зарипова, «Матур сөйләү» номинацияендә Көек мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Рияз Садретдинов җиңеп чыкты.
Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга мәгариф бүлегенең грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев