Бу сүзләр чәршәмбе көнне район Мәдәният йорты сәхнәсендә узган концертка эпиграф булып яңгырый ала. Чара Халыклар бердәмлеге көненә һәм Изге Ана Казан иконасы бәйрәменә багышланды.
Лидия КОСТРУЛЕВА
Изге Авраамий чиркәве хезмәткәрләре оештырган чираттагы бәйрәм концертында җирле үзешчәннәр дә, килгән кунаклар да катнашты. Программаны Түбән Каманың концерт-иҗат үзәге режиссер-куючысы Ольга Вәлиуллина алып барды. Спас районы халкы аны моңлы җырлары, ачык йөзле булуы өчен күптән үз итте инде.
- Безнең динебез, мәдәниятыбыз, гореф-гадәт һәм традицияләребез төрле. Шуңа карамастан, без барыбыз да Россия кебек зур илнең күп милләтле тату, бердәм гаиләсе, - дип билгеләп үтте алып баручы үзенең сәламләү сүзендә.
Концерт залында Ватанга, кешеләргә мәхәббәт, иң якты хисләргә багышланган җырларны тыңларга теләүчеләр шактый җыелган иде. Тамашачыларны Спас округы рухание Анастасий Головин, мөселманнар исеменнән Илдар Габидуллин сәламләде. Алар барча халыкка киләчәктә дә дус, тату, бердәм булып яшәүләрен теләделәр.
Ольга Вәлиуллина, Татьяна Андина, Ландыш Камская, Дмитрий Смирнов, Алексей Демидов, Михаил Баландин, Рамилә Исхакова, Ольга Лобанова чыгышларын тамашачылар кайнар алкышларга күмделәр. Үзешчән артистлар рус, татар, украин телендә җырлар башкардылар. Шулай да концертның иң зур вакыйгасы - сәхнәгә иеромонах Серафимның (Карпухин) чыгуы булды дисәм, бер дә ялгыш булмас. Бернәрсәгә карамастан, ул Спас якларын онытмый, безнең иң яхшы дустыбыз булып кала.
Концерт ахырында башкарылган Ватан турындагы җырны тамашачылар аягүрә басып тыңладылар, ә артистлар аларны киләчәктә дә җырлары белән сөендерергә сүз бирделәр. Алда безне тагын яңа очрашулар көтә...
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев