Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Спас районы Советының XIX утырышы узды

Совет утырышында районның финанс-икътисади эшчәнлегенә кагылышлы сигез мәсьәлә каралды.

Бүген Спас районы администрациясендә район Советының XIX утырышы узды. Утырышта бюджет, муниципаль милекне тапшыру, ТР Спас районы буенча кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге, шулай ук шәһәр төзелеше проектлау нормативларына үзгәрешләр каралды.

Утырышны район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов алып барды.

Утырыш секретаре итеп бертавыштан Никольск авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицын сайланды.

Утырышта Спас районының 2021 елга бюджет үтәлеше турында отчет расланды. Шулай ук депутатларны Спас районында бюджет төзелеше һәм бюджет процессы турындагы нигезләмәдәге үзгәрешләр белән таныштырдылар.

Район башлыгының беренче урынбасары Сергей Тюнев «ТР Спас районының Мактаулы гражданины» билгесе эшләнүе һәм раслануы турында сөйләде. Элек мактаулы гражданнарга исем генә бирелә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев