Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кулланучыларның хокукын яклап

Ваклап сатуны оештыру тармагында хокуклары бозылган кулланучыларның гаризалары буенча чираттан тыш ике тикшерү үткәрелде. Мәсәлән, кибетләрнең берсендә контроль сатып алу барышында срогы чыккан товарларның сатылуы ачыкланды. Өч мең сумлык сыйфатсыз товар сатудан алынды. Икенче сәүдә ноктасында мәгълүматы бирелмәгән (бәяләре, документлары булмаган) товарларның сатылуы ачыкланды. Сәүдә нокталарының хуҗаларына саллы штрафлар салынды....

Ваклап сатуны оештыру тармагында хокуклары бозылган кулланучыларның гаризалары буенча чираттан тыш ике тикшерү үткәрелде.
Мәсәлән, кибетләрнең берсендә контроль сатып алу барышында срогы чыккан товарларның сатылуы ачыкланды. Өч мең сумлык сыйфатсыз товар сатудан алынды.
Икенче сәүдә ноктасында мәгълүматы бирелмәгән (бәяләре, документлары булмаган) товарларның сатылуы ачыкланды.
Сәүдә нокталарының хуҗаларына саллы штрафлар салынды. Гомумән алганда, агымдагы елның ике аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының контроль-инспекция бүлегенә 24 кеше мөрәҗәгать иткән. Гаризалар кешеләр файдасына хәл ителгән, телдән әйтелгән үтенечләр буенча "Кулланучылар хокукын яклау турында" РФ Законы нигезендә консультацияләр бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев