Иж-Борискинода мемориаль комплекс янын тәртипкә китерделәр
Чара "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында узды.
Иж-Борискино халкы мемориаль комплекс территориясен тәртипкә китерде.
«Мәдәният» милли проекты кысаларында 16 апрельдә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган "Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне" акциясе башланып китте.
Шушы акция һәм «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Иж-Борискино авылында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төзелгән мемориаль комплекс янында территорияне җыештырдылар һәм чәчәкләр утырттылар.
Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту көне мәдәни мирас объектларында массакүләм өмәләр үткәрү юлы белән тарихи һәм мәдәни мираска сакчыл караш тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев