Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Иҗади эшләре тиешенчә бәяләнде

Казан шәһәрендә үткән 9нчы махсус "Арт-галерея" ярминкәсендә Болгар музей-тыюлыгы да катнашты.

Бу ярминкәгә безнең танылган рәссамнарыбыз Валериан Киргизин һәм Наталья Максимованың борынгы Болгар күренешләре, архитектура һәйкәлләре, пейзажлары, шулай ук музей-тыюлык осталарының кулдан эшләнгән сувенирлары да тәкъдим ителде.
Бу эшләрне ярминкәдә күрсәтү Татарстан Республикасы Халык һөнәрчелеген үстерү үзәгендә үткәрелгән "Татарстан Республикасы туристлар сувениры-2017" икенче ачык конкурсында катнашучылар исемлегенә керергә мөмкинлек бирде. Конкурс йомгаклары буенча музей-тыюлык "Музей сувениры" һәм "Шәһәр һәм туристлар маршруты сувениры" номинацияләрендә дипломнар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев