Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Эзләнүчеләр эшкә җыелды

Районда бу көннәрдә Гражданнар сугышы корбаннарын искә алалар. Республиканың Әлки, Алексеевск, Лаеш районнарыннан сигез эзләнү отряды, шул исәптән безнең "Болгар"дан, Казаннан ике отряд һәм Ульяновск өлкәсе авыл хуҗалыгы академиясеннән килгән бер эзләнү отряды Әҗмәр авылы тирәсендә эшли. Биредә узган ел Гражданнар сугышында һәлак булуган солдатларның сөякләре табылды һәм кадерләп җиргә...

Районда бу көннәрдә Гражданнар сугышы корбаннарын искә алалар.
Республиканың Әлки, Алексеевск, Лаеш районнарыннан сигез эзләнү отряды, шул исәптән безнең "Болгар"дан, Казаннан ике отряд һәм Ульяновск өлкәсе авыл хуҗалыгы академиясеннән килгән бер эзләнү отряды Әҗмәр авылы тирәсендә эшли. Биредә узган ел Гражданнар сугышында һәлак булуган солдатларның сөякләре табылды һәм кадерләп җиргә иңдерелде. Бу урында махсус һәйкәл дә куелган.
- Өченче тапкыр уздырылучы әлеге вахтада 50гә якын кеше катнаша, - ди "Болгар" отряды җитәкчесе Борис Андреянов. - Без инде берничә солдатның сөяген таптык һәм казып чыгардык...
Вахтаны Татарстан Республикасының "Ватан" берләшмәсе оештырган.
Фото: http://tatfrontu.ru/news/v-respublike-tatarstan-startovala-vahta-pamyati

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев