Болгар укучылары "Иминлек мәктәбен" уздылар
Ярышлар үзәк стадионда булды.
Шимбә көнне шәһәр мәктәпләренең сигезенче класс укучылары өчен "Иминлек мәктәбе-2022" ярышлары узды. Чараны Спас янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны белән берлектә Балалар иҗат йорты оештырды. Конкурсның максаты – яшүсмерләрдә имин тәртип кагыйдәләрен формалаштыру.
Ярышларның төп өлеше шәһәрнең үзәк стадионында узды. Укучыларга катлаулы маршрут һәм янгын-тактик полосасын узарга туры килде. Мапшрутта аеруча тырышырга – «Пәрәвез» аша үтәргә, бүрәнә аша узарга, топографик билгеләрне танырга, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга җавап бирергә, «Күбәләк» каршылыгын җиңәргә туры килде. Барлык биремнәрне дә вакытка үтәргә кирәк иде.
Янгын-тактик полосасына һәр командадан берәр вәкил чыкты. Алар коткаручының махсус костюмын кию осталыгын, янгын сүндерү шланглары белән 60 метрга йөгерүдә, күчмә һәм янгын сүндерү гидрантына тоташу буенча осталыкларын күрсәтте.
Моннан тыш, тема буенча фоторәсемнәр конкурсы оештырылды.
Нәтиҗәдә, беренче урынга беренче мәктәпнең Сергей Гордеев җитәкчелегендәге «Патриотлар» командасы чыкты. Икенче урында – Дмитрий Ключников җитәкчелегендәге «Кадетлар» командасы, өченче урында – икенче мәктәпнең Владимир Мынов җитәкчелегендәге «Коткаручылар» командасы.
Янгын-тактик полосаны узуда кадет Егор Прохоровка тиңнәр булмады. Икенче урынга беренче мәктәптән Кирилл Чичулин, өченче урынга – шәһәрнең икенче мәктәбеннән Рафаэль Пыров чыкты.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев