Артекта булып кайттылар
П.А. Карпов исемендәге кадет интернат-мәктәбенең “Юнармия” хәрәкәтеннән биш активист “Артек” халыкара балалар үзәгендәге “Булачак командирлар мәктәбе” профильле сменасында ял итте. Бу ял аларның барысында да онытылмас тәэсирләр калдырды.
Ирина Телицына
Патриотик юнәлештәге сменада Россиянең төрле төбәкләреннән килгән ике йөзләп юнармияче катнашты. Татарстан делегациясе составына безнең кадет мәктәбе укучылары гына керде. Алинә Ризванова, Альфред Гыйниятуллин, Евгений Апарин (9 класс укучылары), Антон Ким (8 класс) һәм Максим Атаманов (7 класс) бу хокукка юнармиячеләр хәрәкәте оештырган төрле конкурсларда ирешкән уңышлары аркасында лаек булдылар.
Болгар укучыларының Кырымга бу инде икенче тапкыр баруы. Узган ел профильле сменада шәһәрдәге беренче урта мәктәп укучлары булып кайттылар.
Лагерьга кадетларны “Юнармия” җирле бүлеге штабы командиры Александр Кузовкин озата барды. Кадетларның һәрберсе өчен илебез көньягына бу беренче сәяхәт иде. Шуңа күрә юл тәэсирләре дә алар өчен истә калырлык булды. Алар башта Казан аэропортыннан самолет белән Симферопольгә очтылар, аннары автобус белән Гурзуфка килеп җиттеләр. “Артек” балалар үзәгенең “Прибрежный” комплексына кергән дүрт лагерьның берсе “Речной” нәкъ шунда урнашкан.
Укучыларны өч отрядка аердылар. Барысына да шунда ук зәңгәр төстәге лагерь формасын бирделәр. сменаның һәр көне вакыйгаларга бай булды. Музыка белән ясалган иртәнге зарядка, үз-үзеңне саклау һәм кул көрәше алымнарын өйрәнгәннән соң барысы да иртәнге ашка баралар. Ә бихисап уеннар, саф белән йөрү, төрле флэшмоблар, конкурслар, викториналар, кичке дискотекалар белән тәүлекнең үтеп киткәне дә сизелми. Билгеле инде, лагерь программасында беренче урынга дәресләр куелды. Алар белем бирү модульләре буенча үткәрелде. “Артек” белем бирү модульләре дәресләрне мәктәптә түгел, ә аннан читтән үткәрүгә өстенлек бирә. Шулай итеп, дәресләр барышында укучылар Ялта, Симферополь, Севастопольдә булып, бөтен дөньяга танылган истәлекле урыннарны күрә алдылар. Массандра сараеның гүзәллеге, ботаника бакчасы, Кара диңгез флотының хәрби-тарихи музеена сәяхәтләр, Кара диңгезнең йомшак климаты, кояшлы җылы көннәр укучыларда онытылмас тәэсирләр калдырды.
– Без Альфред белән “Альянс” отрядында идек, – дип сәяхәт турында хатирәләре белән уртаклаша Алинә Ризванова. – Смена бик кызыклы узды, мин Тула, Мәскәү, Краснодар, башка шәһәрләрдән килгән егет-кызлар белән таныштым.
– Конкурсларда актив катнашуым өчен грамота белән бүләкләделәр, – дип дәвам итә “Дрейф” отрядында ял итүче Евгений Апарин. – Остазларыбыз ялны истә калырлык итү өчен көчен кызганмадылар. Алар тырышлыгы белән без, Татарстан, Кыргызстан, Калмыкия, Чукоткадан килгән укучылар, бердәм гаилә булып берләштек. Сәяхәт миңа бик ошады!
– Без Максим белән “Паруса в тумане” отрядында булдык, – ди Антон Ким. – Күп нәрсәне беренче тапкыр күрдем, Төньяк Осетия, Әрмәнстан, Красноярскидан яңа дуслар таптым.
Шулай итеп, лагерьда көннәрнең ничек үтүен безнең юнармиячеләр сизми дә калдылар. Су салкын булганга күрә, Кара диңгездә коена алмасалар да, алар барыбер аның зәңгәр киңлекләренә соклана, китаплардан гына укып белгән тарихи урыннарны үз күзләре белән күрә алган. Мин – “Артек”чы дип, хәзер алар чын күңелдән горурланып әйтә алалар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев