Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сәнгать мәктәбе сәхнәсендә – Әлмәт кунаклары

Узган җомга көнне Болгардагы балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә халыкара һәм республика конкурслары лауреаты, Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең халык уен кораллары оркестры чыгыш ясады.

Лидия Кострулева
Әлеге коллектив белән кырык елдан артык Виктор Цветков җитәкчелек итә. Музыкага балачагыннан гашыйк булган бу тәҗрибәле педагогны күпләр үзенең остазы итеп саный. Тагын шунысын әйтергә кирәк, оркестр оешу белән Әлмәт шәһәренең генә түгел, ә республиканың көньяк-көнчыгыш регионнарының мәдәни тормышында әһәмиятле роль уйный башлады. Иҗат коллективы төрле концерт залларында чыгышлар ясый, төрле стильдәге әсәрләрне оста итеп башкара. Моның шулай булуына безнең тамашачылар да инандылар.
Концерт "Россиянең яшь талантлары борынгы Болгар җирендә" IV регионара фестиваль кысаларында үткәрелде. Аны оештыручыларның фикеренә караганда, проект шактый актуаль, ул илебездә музыканы үстерүгә һәм яшь талантларга, шул исәптән үзебездә һәм инде чит илләрдә танылу алган башкаручыларга ярдәм итүне күздә тота.
Концертта оркестр башкаруында классик, халык һәм заманча көйләр яңгырады. Күпчелек өлешне сәнгать мәктәбе укучылары тәшкил иткән тамашачылар аудиториясенә баян һәм оркестр өчен концерт пьесалары, баянчылар дуэты, ксилофончылар, балалайкачылар ансамбле чыгышлары тәкъдим ителде.
Әлфия Нургалиева белән Рәисә Кашапова башкарган җырлар әлеге иҗади очрашуга ак нур өстәде. Тамашачылар аларның тавышына югары бәя бирде.
Хәер, коллективта халыкара һәм республика күләмендәге бәйгеләрдә шактый җиңүләр яулаган башка җырчыларның чыгышларын да көчле алкышларга күмделәр.
Әлеге иҗади очрашу Мәдәният елында балалар сәнгать мәктәбе базасында оештырылган чаралар исемлеген тагын да тулыландырды. Моңарчы биредә традицион "Аккордеон феериясе" фестивале үткәрелде (проектның җитәкчесе - И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең кафедра мөдире, Казан дәүләт консерваториясенең өлкән укытучысы Антон Попов), әле апрель аенда гына "Россиянең яшь талантлары борынгы Болгар җирендә" фестивален дә шундыйлар рәтенә кертергә кирәк. Әлбәттә инде, "А2" дуэты чыгышы турында да әйтми булмый. "Татарстан балалары борынгы Болгар җирендә" музыка марафоны да зур әһәмияткә ия. Боларның барысы да сәнгать мәктәбендә укучыларга һәм шулай ук районда яшәүчеләргә сәнгать осталары башкаруындагы төрле музыкаль әсәрләрне тыңлап ләззәт алу мөмкинлеге бирә. Монда, әлбәттә инде, Мәскәү шәһәренең "Мастер-класс" иҗат мәктәбенең дә тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге коллектив белән дә хезмәттәшлек дәвам итә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев