Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Иж-Борискинода Мәдәният йорты төзелә

Иж-Борискинода апрель аенда төзелә башлаган Мәдәният йортында эшләр тәмамланып килә. Яңа мәдәният учагы республиканың "Авыл клублары" программасы нигезендә төзелде. Соңгы елларда гына да республика авылларында әлеге программа кысаларында күп функцияле мәдәният үзәкләре сафка басты.

Иж-Борискинода ял итү үзәге төзү турындагы мәсьәлә күптән кузгатылып килде. Әле 1973 елда ук төзелгән иске Мәдәният йортында бер тапкыр да капиталь ремонт уздырылмаган. Зур бинаны тоту өчен бюджеттан шактый акча сарыф ителгән.
Яңа Мәдәният йорты җыйнак һәм җайлы булырга тиеш. Тамаша залы, мәсәлән, йөз урынга исәпләнгән, биредә костюмнар бүлмәсе, хезмәткәрләр өчен ике бүлмә, санузеллар булачак, бина автоном котельный ярдәмендә җылытылырга тиеш. Алдан төзелгән план нигезендә, биредә шулай ук авылның фельдшер-акушерлык пункты да урнашачак. Моның өчен аерым кабинетлар бүленгән, ишекләре дә аерым булачак.
Районның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге мәгълүматларына караганда, мәдәният учагын төзү өчен смета буенча тугыз миллион сум акча каралган. Биредә инде биш миллион сумлык эшләр башкарылган. Алексеевскиның "Стройдорсервис" җәмгыяте төзүчеләре эшеннән һәркем канәгать.
Бу араларда бинаның ишек һәм тәрәзәләрен куялар, штукатур-маляр һәм башка эшләр тулы көчкә алып барыла. Төзелгән килешү буенча, мәдәният йорты бу елның декабрь аенда файдалануга тапшырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев