Яңа клуб төзелә
Инде икенче ел рәттән "Спасагрострой" җәмгыяте төзелеш тармагында 50 миллион сумга кадәр еллык эш күләме башкарган оешмалар арасында хезмәтне саклау буенча республика конкурсында алдынгылыкны бирми.
Беренче урын өчен дипломны Хезмәтне саклау көне алдыннан Казанда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин тапшырды.
Бу бүләк - беренче чиратта төзелеш-ремонт эшләренә җаваплы карау нәтиҗәсе. Ел саен оешма берничә объектта хезмәт куя, һәр эшне тиешле нормалар һәм таләпләргә нигезләнеп башкара. Мәсәлән, хәзерге вакытта шәһәр мунчасы файдалануга тапшырырга әзер, кадет мәктәбенең интернатына яңа түбә ясалды. Болгар урамындагы 12 фатирлы йортта да эш югары темплар белән бара. Анда Вәсимә Йосыпова (штукатур-маляр эшләре), Владимир Семенов (су үткәрү һәм канализация челтәре) һәм Сергей Филиппов (идәннәрне бетонлау) бригадалары эшли.
Ә Татар Такталы авылында республика программасын тормышка ашыру кысаларында, яңа клуб (китапханә дә шунда булачак) төзелә. Бинаны 1 сентябрьгә файдалануга тапшырырга җыеналар. Комплекслы бригада эшчеләре үз бурычларына җаваплы карыйлар, һәр эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев