Тренер Владимир Борюшкин шәкерте, шәһәрдәге икенче урта мәктәп укучысы Никита Борюшкин район тарихында беренче тапкыр яшүсмерләр арасында самбо буенча шәхси беренчелектә Идел буе федераль округы ярышларында җиңүгә иреште.
Олег ПАХОМОВ
Дөрес, Никита узган ел Татарстан җыелма командасы составында катнашып, команда беренчелегендә Идел буе чемпионы исеменә лаек булган иде. Ул вакытта Никита шәхси ярышларда икенче урынны алды. Һәм менә яшь спортчы чираттагы яңа уңышы белән сөендерде: Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә ул көн дәвамында алты җиңү яулап, мактау пьедесталының иң югары баскычына күтәрелде.
Спорттагы җиңүләр беркайчан да җиңел бирелми. Хәлиткеч очрашуларда безнең көрәшчегә үз осталыгын күрсәтергә һәм, араларында танылырга өлгергән яшь спортчыларны татамига егу өчен, күп көч куярга туры килде. Шунысын әйтергә кирәк, финалдан кала, барлык көрәшне дә ул вакытыннан алда очколар исәбенә, авырту алымнарын кулланып яки көндәшен оста итеп егып тәмамлады.
Мәсәлән, беренче очрашуда ул Түбән Новгород өлкәсеннән Иван Пчелкинны 12:0 исәбе белән җиңде, аннан соң Башкортстаннан Нургиз Шәрәфетдиновны авырту алымын кулланып, Пермьнан Кирилл Сошкинны аркасына егып бирелергә мәҗбүр итте.
Аннары Никитага тагын да авыррак булды. Финалга чыгу өчен Никитага Идел буе округының мәктәп укучылары Спартакиадасы җиңүчесе, Саратовтан килгән Владимир Борисов белән көрәшергә туры килде. Никита моңарчы бу спортчыга оттырган иде. Ул бу юлы да баштарак көндәшенә 0:3 исәбе белән җиңелеп килде, аннары инициативаны үз кулына алып, исәпне 6:3кә җиткерде. Соңгы минутлар якынлашканда Никита авырта торган алым кулланды.
Финал очрашуының азагында Никита Түбән Новгород өлкәсе спортчысы, Идел буе федераль округы беренчелеген күп тапкырлар откан Иван Тростин белән көрәште. 4:0 исәбе белән алда барса да, безнең спортчы шактый катлаулы хәлдә калды. Аның көндәше партерда иң яхшы көрәшчеләрнең берсе санала, шуңа күрә бу ярышларда да, аякны авырттыра торган алымнар кулланып, көндәшләрен бирелергә мәҗбүр иткән. Очрашу вакыты тәмамланырга бер минут вакыт калып барганда, Иван Никитаның аягын кысып ала. Күпләр аның менә-менә яраткан алымын кулланыр, дип көтсәләр дә, Никита көндәшенә бу алымны кулланырга ирек бирми. Бүләкләү тантанасында алтын медальне аңа самбо буенча алты тапкыр дөнья чемпионы Сергей Лоповой тапшыра.
Никита Борюшкинның данлы көрәшчеләр традициясен уңышлы дәвам итүенә күңел сөенә. Хәтерегезгә төшерик, аның бүгенге тренеры Советлар Союзы беренчелегенә үткәрелгән ярышларда бронза медаль алган. Ә менә Владимирның абыйсы Геннадий да Татарстан спортчылары арасыннан беренче булып Россия чемпионы исеменә лаек булган иде, ул РСФСР халыклары Спартакиадасының көмеш медале хуҗасы да. Әле яшь булса да, Никитаның спорттагы уңышларына да сокланмый мөмкин түгел.
Февраль ае башларында аңа Идел буе округы чемпионы буларак, Дзержинск шәһәрендә Россия беренчелегендә катнашу хокукы бирелде. Бу бәйгене отучыны дөнья чемпионаты, ә менә икенче призерны - Европа форумы көтә. Уңышлар сиңа, Никита!
Рәсемдә: Никита Борюшкин мактау пьедесталының иң югары баскычында. Аста сулда - Сергей Лоповой, уңда - Владимир Борюшкин.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев