Алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырылды
Узган атна азагында район җитәкчелеге басуда урып-җыю эшләрендә катнашучылар янында булып, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләргә бүләкләр тапшырды. Көнне төнгә ялгап эшләүче игенчеләрнең бераз гына ял итеп алырга тукталуыннан файдаланып, район башлыгы Камил Нугаев "Мега-370" комбайны белән 1998 тонна бөртек суктырган Илһам Шәфигуллинны ("Авангард" җәмгыяте) һәм "Дон -1500 Б" комбайны бункерыннан...
- Көннәрнең кызу булуына карамастан, сез әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп, башкаларга үрнәк күрсәтәсез, - дип билгеләп үтте игенчеләргә мөрәҗәгать итеп Камил Нугаев. - Моның өчен рәхмәт сезгә!
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәфис Мөхәммәтов тырышып эшләүче игенчеләрне хөрмәтләү максаты белән Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгында һәм "ВЗП "Булгар" җәмгыяте басуларында булып кайтты.
Биредә хезмәт куючы игенчеләрдән "Дон-1500Б" комбайнында 1650 тонна ашлык суктырган Александр Никифоровка һәм "Лексикон-1500" комбайны бункерыннан ындыр табагына 1500 тонна бөртек суктырып озаткан Илдар Гатауллинга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев