КОТЛАУЛАР

22.12.2017 14:24 | Котлаулар Принтерга

КОТЛАУЛАР

Тукай авылында яшәүче туган апабыз Рамилә Әнвәр кызы Гатауллинаны гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез. 

Кадерле туганыбыз, сине юбилеең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Җан тынычлыгы, эшеңдә зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, абый белән пар канатлар булып, тигез, мул тормышта яшәргә Ходай насыйп итсен.

50 яшең килеп ишек каккач, 
Мендем димә яшьнең түренә,
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.

Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың, 
Кояшныкы булсын гомерең.

Иң изге теләкләр белән Илнур, Илүсә, Айгөл, Салават.

Иң кадерле, иң яраткан кешебез Ирина Николаевна Выжлованы юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа нык сәламәтлек, бәхет телибез.
Гомерләрнең кадерен белеп кенә

Яшә әле җирдә куанып.

Сәламәт бул, борчу-хәсрәт күрмә,

Тормышларың торсын нурланып.
Сине яратучы ирең, кызың, оныгың.

Газиз әниебез һәм дәү әниебез Зоя Ивановна Лукашинаны юбилее белән котлыйбыз.

Рәхмәт, әни, яхшы кеше итеп,

Һәммәбезне безнең үстерлең.

Үрнәк булдың тормыш юлыбызда,

Яшәү өчен безгә көч бирдең.

Язлар кебек нәфис, җылы да син,

Безнең өчен айдай яктысың.

Кая барсак, якты маяк булып

Гомер юлыбызда балкыйсың.

Син булганга безнең тормыш матур,

Син бит безгә олы бер терәк.

Йолдызларга ай ничек кирәк булса,

Син дә, әни, безгә бик кирәк!

Балаларың, оныкларың.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Шушыңа охшаш язмалар: КОТЛАУЛАР »

Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту