Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Күпне күрергә туры килде…”

    Озын тормыш юлы үткән кешеләрдән бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу юлы, Әҗмәрдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатыны Сәрия Рәхимова белән Никольскидан хезмәт ветераны Николай Жилковны туксан яшьлек юбилейлары белән котлаганда да, шул ук сүзләрне әйтте алар.

    Ирина Телицына

    Ике ветеран якташыбызның язмышлары бер-берсенә нык охшаган. Икесе дә күп балалы гаиләдә туып үскәннәр, балачак елларыннан ук авыр хезмәт, мохтаҗлыкны күп күргәннәр. Шулай да сугыш елларындагы авырлыклар хәтерләренә иң нык уелып калган...
    Сәрия апа җиде балалы гаиләдә үсә. Елларның авыр булуына карамастан, мәктәпкә йөри башлый, шулай да беренче классны һәм икенче классның яртысында гына укып өлгерә. 
    – Класс ярым белемем бар минем, - дип шаярта ул үзе. - Ә тырышып эшләргә, олыларга хөрмәт белән карарга, якыннарым һәм туганнарым турында кайгыртырга тормыш үзе өйрәтте...
    Бу чынлап та шулай. Илебездә сугыш уты дөрләп янган чакта, нинди уку турында сүз булырга мөмкин? Гаиләсенә азмы-күпме ярдәм итү өчен, Сәрия апа Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево якларына торф чыгарырга китә, аннан кайткач, гади колхозчы, бозау караучы була. Әнисенә эне-сеңелләрен аякка бастырырга ярдәм итә. Әтисе гаиләдән чыгып киткәч, аеруча авыр була аларга. Шулай да авыр сугыш елларын исән-имин үтеп, шатлык күз яшьләре белән Бөек Җиңүне каршылыйлар, тыныч тормышка сөенәләр. Әкренләп Әҗмәргә фронтовиклар әйләнеп кайта башлый. Алар арасында Сәрия апаның булачак ире – Йосып Самат улы Рәхимов та була. Сәрия апа аңа тормышка чыгып, әле биш яшен яңа гына тутырган кыз һәм малайга әниләрен алыштыра. Аннары уртак уллары Әнәс дөньяга килә. Игелекле, шәфкатьле Сәрия апа өчен барлык балалар да уртак, ул аларның берсен дә чит итмәскә тырыша. 
    - Без авыл клубы янында яши идек, ул мине һәр кичне каршы алырга килде, - дип искә ала Йосып абыйның кызы Солтания. – Безнең өчен кайгыртты, ялгыш юлга басмасыннар дип курыкты...
    Балаларның барысы да мәктәпне тәмамлап, белем алалар, барысы да үз гаиләләрен кора. Хәзер инде Сәрия апаның балалары үзләре дә лаеклы ялда.
    Сәрия апа гомере буе кешеләргә мәрхәмәтле була, хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Шуңа күрә аны авылдашлары, балалары-оныклары да хөрмәт итәләр.
    Ә Николай Федорович Жилков тумышы белән Никольск авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына җибәрәләр. Севастопольдә яр сагы частьләрендә хезмәт иткәч, яңадан туган якларына әйләнеп кайта. Башта 57нче ат заводында кассир булып эшли. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын читтән торып тәмамлагач, авыл Советы рәисе, хуҗалыкның баш бухгалтеры була. Николай Федорович гомеренең кырыктан артык елын туган авылын һәм районны үстерүгә бирә.


    – Авылдагы башка кешеләр кебек, эш-мәшәкатьләр белән яшәдек, шулай да бәйрәмнәр өчен дә вакыт таба идек, - дип искә ала хатыны Клавдия Михайловна. – Николай Федорович мондый бәйрәмнәрдә һәрвакыт башлап йөрүче булды. Башкалар кебек, хуҗалык та тоттык, терлек-туарын да асрадык...
    Жилковлар ике ул тәрбияләп үстерәләр. Евгений гаиләсе белән Волжскида яши, ә Геннадий туган авылында төпләнеп калган.
     – Николай Федоровичтан бер авыр сүз ишеткәнебез булмады,- ди җирле ветераннар оешмасы рәисе Надежда Тужилкина. – Ул бик сабыр кеше, кисәткәндә дә кешене каты әйтмичә генә кисәтә белде.
    Менә шундый алар, безнең сабыр, эш сөючән юбилярларыбыз. Үзләре турында сөйләгәндә дә, беркайчан үз-үзләрен мактамыйлар, тормыштан да зарланмыйлар. Ә күргән авырлыклары, тормыш сынаулары турында ачык йөзләрендәге тирән җыерчыклары гына сөйли...
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: