Спас районының 210 укучысы ГТО билгеләре алды
ГТОның тестлау үзәге укучыларның югары әзерлеген бәяләде.
Быел Спас районы уку йортларының 210 укучысы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура–спорт комплексының билгеләренә лаек булды.
Укучылар ГТО комплексы нормативларын тапшыруда актив катнаштылар, үз көчләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Егет-кызлар барлык сынауларны да уңышлы үтәделәр. Барлык сынауларда да катнашучылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр, нормативларын арттырып үтәүчеләр дә бар иде.
Спас районы ГТО тестлау муниципаль үзәге укучыларның югары әзерлеген бәяләде һәм аларга спорт мәйданнарында җиңүләр теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев