Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Татарстанда умартачылар квалификациясен күтәрү өчен бушлай курслар оештырыла

Читтән килүчеләргә тулай торакта урын бирелә.

https://tatar-inform.tatar/attachments/bdbb36e3599603e17822dda08fba27e2d68d1141/store/fill/540/320/tatarinform/6686ded69afeba0702efb0e893d244c7b80895b92583adc724ee254baa24/KSF_2359.jpg

 

9-19 февральдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырыла.

Уку барышында умарталыкларны оештыру, бал кортларын диагностикалау, дәвалау, алардагы авыруларны профилактикалау өчен киңәш-тәкъдимнәр бирелә,умартачылыкны алып бару технологиясе яктыртылачак.

2020 елның 30 декабрендә“Россия Федерациясендә умартачылык турында” кабул ителгән 490-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә,умартачылыкны үстерү бурычлары һәм төп юнәлешләре белән таныштырачаклар. Курсларда экологик чиста умартачылык продукциясе алу өчен заманча җайланмалар тәкъдим ителә.

Реклама

Уку кысаларында бал фестивале оештырылачак. Анда умартачылык продукциясе тәкъдим ителәчәк һәм иң яхшы балны ачыклау максаты белән дегустация уздыруны планлаштыралар.

Укулар түбәндәге адрес буенча уза: Казан, Оренбург тракты ур., 8, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты». Тыңлаучылар 9 февральдә 8.00-9.00 сәгатьтәтеркәлә.

Дәресләр көн саен 9.00 сәгатьтән 16.20 сәгатькә кадәр үткәрелә. Курслар бушлай, читтән килүчеләргә тулай торакта урын бирелә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84-32) 77-81-67.

Дәресләрне институт профессорлары, доцентлары, «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылы кидарәсе» ДБУ, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X