Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Спас районында коммуналь хезмәтләргә бәяләр артачак

2021 елның алты аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр үзгәрмәячәк.

Спас районында коммуналь хезмәтләргә бәяләр артачак

2021 елның алты аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр үзгәрмәячәк.

2020 елның 14 декабрендә ТР Президенты 2021 елның июль аеннан башлап Татарстанның эре муниципалитетларында коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрнең – 7,4, авыл җирлекләрендә исә 4,4 процентка артачагы турындагы указга кул куйды.

Бәяләр 7,4 процентка Казанда, Яр Чаллы, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Балтач,Бөгелмә, Буада, Иннополиста, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Байлар Сабасы, Җәлил, Болгар, Тәтеш, Чистайда һәм кайбер башка торак пунктларда артачак. Әмма күпчелек авыл җирлекләрендә тарифлар 4,4 проценттан артмаска тиеш.

“Әлеге указ рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң ун көн эчендә үз көченә керә”, диелә документта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев