“Олимп” спорт мәктәбе тренерына “Намуслы хезмәт өчен” медале тапшырдылар
Татарстан Республикасы Дзюдо федерациясенең 2020 ел эшчәнлегенә багышлап уздырылган отчет конференциясе барышында “Олимп” спорт мәктәбе” тренеры, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Владимир Борюшкинны “Намуслы хезмәт өчен” медале белән бүләкләделәр.
Танылган тренерга дәүләт бүләген Татарстан Республикасының Дзюдо Федерациясе президенты Павел Николаев белән Татарстан Республикасы Спорт министры вазифасын башкаручы Хәлил Шәйхетдинов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев