Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Февраль аенда Татарстанны җылы һава торышы көтә.

Климатик норма якынча 8-10 градустан артып китә   

«Республикада һава торышы үзгәрәчәк: безгә җылы атмосфера фронтлары килә. Февраль аенда температураның нормадан 8-10 градуска югарырак булуы көтелә», — диде Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев.

Метеоролог хәбәр итүенчә, кышның өченче ае башы да җылы булыр, дип көтелә. Безгә Себер антициклоны йогынты ясый, икенче яктан, Мәскәүдә хәзер циклон бар, тик ул безгә якын килми.

Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 1 февральдә, Казанда болытлы һава торышы көтелә, кыска вакытлы кар булуы ихтимал. Һава температурасы төнлә 6 градуска кадәр була. Сишәмбе, 2 февральдә, болытлы, һава температурасы төнлә 7 градустан артмый. Көндез 3 градус тирәсе тәшкил итәчәк.

Реклама

Чәршәмбе, 3 февральдә, явым-төшем күзәтелми, болытлы һава торышы көтелә. Төнлә 8 градустан түбәнрәк, көндезге һава температурасы исә 4 градустан артмаячак.  

Галим шулай ук гыйнвар аенда Татарстан башкаласында ике айлык явым-төшем нормасы төшүгә игътибар итте. «Казан-Университет» метеорология станциясендә кар катламының максималь биеклеге 56 сантиметрга кадәр җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев