Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучыларны хөрмәтләделәр

Узган атнада 1нче Болгар урта мәктәбенең актлар залында Укытучылар көненә багышланган тантана булды. Анда бөтен район мәктәпләреннән делегацияләр җыелды. Традиция буенча, бу көнне педагогия хезмәте ветераннарын хөрмәтләделәр, яшь укытучылар белән таныштырдылар, иң яхшыларны билгеләп үттеләр. Быел өч укытучы лаеклы ялга чыккан, ә өлкән буын эстафетасын ундүрт яшь белгеч кабул иткән....

Узган атнада 1нче Болгар урта мәктәбенең актлар залында Укытучылар көненә багышланган тантана булды.
Анда бөтен район мәктәпләреннән делегацияләр җыелды. Традиция буенча, бу көнне педагогия хезмәте ветераннарын хөрмәтләделәр, яшь укытучылар белән таныштырдылар, иң яхшыларны билгеләп үттеләр. Быел өч укытучы лаеклы ялга чыккан, ә өлкән буын эстафетасын ундүрт яшь белгеч кабул иткән.
Кунакларны район башлыгы Камил Нугаев җылы котлады һәм иҗади уңышлар, сәләтле укучылар теләде, бер төркем укытучыга Мактау грамоталары тапшырды.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин да хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады. Барысына да чәчәкләр һәм сувенирлар тапшырдылар.
Ә укучылар һәм аларның остазлары тамашачылар алдында җыр, бию, сәхнәләштергән әсәрләрдән торган концерт программасы һәм видеосюжетлар күрсәттеләр.
* * *
Полянка урта мәктәбе укучылары Укытучылар көне алдыннан педагогия хезмәте ветераннарында кунакта булдылар.
Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаганнан соң, открыткалар, чәчәкләр бүләк иттеләр һәм концертка чакырдылар.
Бәйрәм көне уңаеннан махсус чыгарылган стена газетасы "Укытучы белән әңгәмә", "Мәктәптә көлке көне" дигән рубрикалары белән игътибарны җәлеп итте. 5 октябрьдә балалар укытучыларны мәктәп ишек алдында ачык йөз, чәчәкләр, котлаулар белән каршы алдылар.
Аннары укучылар укытучы вазифасын үзләренә алып, дәресләр беткәч, алар өчен махсус тамаша күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined