Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Үз-үзеңне изоляцияләүне бозган өчен – штраф

2020 елның 1 апрелендәге 99нчы Федераль закон нигезендә, РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертелде.

Әлеге төзәтмәләр нигезендә, гадәттән тыш хәл (ЧС) игълан ителгән чорда халыкның санитария-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны бозган, куркыныч авыру таралу ихтималы китереп чыгарган, чикләү чаралары (карантин) уздырганда, шулай ук федераль дәүләт санитария-эпидемиологик чараларын оештыручы органның  таләпләрен тиешле вакытта үтәмәгән өчен җитди административ җаваплылык каралган.

Тиешле төзәтмәләр беренче чиратта Россия Федерациясе Адмиинистратив хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның  “Халыкның санитария-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге бозулар өчен” 6.3нче маддәсенә кертелде. Агымдагы елның 1 апреленә кадәр законның бу маддәсен бозган өчен гражданнарга кисәтү яки йөз сумнан биш йөз сумга, җаваплы кешеләргә – биш йөз сумнан бер мең сумга, юридик зат саналмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән кешеләргә – биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору, юридик затларга – ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору янаган булса, хәзер инде икенче өлеш белән тулыландырылды. Аны бозган өчен гражданнарга  15 меңнән 40 меңгә, җаваплы кешеләргә – 50 меңнән 150 мең сумга, шәхси эшмәкәрләргә – 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктату, юридик затларга – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктату яный.

Югарыда телгә алынган маддә шул ук гамәлләр нәтиҗәсендә (яки чаралар күрмәү аркасында) кеше сәламәтлегенә зыян яки аның үлеменә китергәндә, җинаять җаваплылыгына тарту өчен билгеләр булмаса, тагын да югарырак җаваплылык турындагы норма (өченче өлеш) белән тулыландырылган.

Шушы ук федераль закон буенча Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодекска  “Гадәттән тыш хәл шартларында яки аның килеп чыгу куркынычы янаганда” дигән 20.6.1нче маддә кертелде. Бу маддә нигезендә, үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен, конкрет әйткәндә, гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы янаган территориядә яки гадәттән тыш хәл зонасында үз-үзеңне тоту кагыйдәсен үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган.

Әгәр бу гамәлләр РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексындагы 6.3нче маддә нормаларына (кертелгән яңа төзәтмәләрне исәпкә алып) туры килмәсә, югарыда телгә алынган хокук тәртибен бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк. Мәсәлән, гражданнар өчен кисәтү яки 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, җаваплы кешеләргә – 10 мең сумнан 50 меңгә, эшмәкәрләр өчен 30 меңнән 50 мең сумга, юридик затларга – 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф биреләчәк.

Кеше сәламәтлегенә яки аның мал-мөлкәтенә зыян китерә торган әлеге гамәлләрне кылган (яки берни кылмау), шулай ук аларны кабаттан кылган өчен тагын да зуррак җаваплылык каралган.

Безнең районда 7 апрельгә 12 кеше РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 6.3нче маддәсе буенча җаваплылыкка тартылган. Алар арасында җәяүлеләр дә, автомобиль йөртүчеләр дә бар. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлаганда, кайбер кешеләрнең кулында бернинди рөхсәт кәгазе (эш белән тәэмин итүченең справкасы, шәһәрдә хәрәкәт итәргә рөхсәт бирә торган махсус сервис рөхсәте (2590 номеры) булмаган. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен гражданнарга штраф санкциясе кулланылган.

Тагын бер очракта РФ Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 5.35нче маддәсен бозган өчен (“ Балигъ булмаган балаларны асрау һәм тәрбияләү буенча ата-аналарның яки законлы вәкилләрнең үз вазифаларын үтәмәүләре”) ата-аналарга беркетмә төзелгән. Аларның баласын шәһәр урамында йөргәндә тоткарлаганнар.

Бу уңайдан газета укучыларның тагын бер кат исләренә төшерәбез: судка, медицина яки ветеринария оешмасына, кредит яки почта бүлегенә бару, балаларны белем бирү учреждениесенә илтү, кеше күмүдә катнашу, паспорт алу (искесен торгызу), дачага бару яки аннан кайту, чыгып йөри алмаган якыннарыгызга яки туганнарыгызга дару, кибеткә азык-төлеккә яки башка кирәк булган товарларны алып кайту өчен бару өчен 2590 номерына смс-хәбәр җибәреп рөхсәт алырга кирәк. Шулай ук карантин чорында яшәү урынын алыштырган өчен да шундый рөхсәт булу шарт.

Түбәндәге очракларда мондый рөхсәт алуның кирәге юк: ашыгыч (экстрен) медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, якында урнашкан кибеткә товар алырга чыкканда, йорт хайваннарын урамда йөртергә алып чыкканда, чүп-чар чыгарып түккәндә, эшли торган оешмага барганда (эш белән тәэмин итүченең белешмәсе кирәк), РТда йөкләр ташыганда  (йөк ташучы белешмәсе кирәк), волонтерлар дару, туклану продуктлары (ТР Яшьләр эше министрлыгы биргән белешмә булганда) китергәндә.

Карантин чорында кертелгән штраф санкцияләренә районда яшәүчеләр ничек карый?

Андрей АГАРКОВ,
Болгардагы Ислам академиясе каравылчысы:

– Миңа беркетмә төзеделәр, 15 мең сум штраф салабыз, дип куркыталар.
Автомобильдә барганда полиция хезмәткәрләре туктатты, рөхсәт турында сорадылар. Мин бу хакта беренче тапкыр ишетәм. Илдә, янәсе, санитар-эпидемиологик хәл катлаулы, бу чорда шәһәрдә машина белән йөрү тыелган. Участокка алып киттеләр, биредә минем кебек тәртип “бозучылар” байтак иде. Барыбызга да беркетмә төзеделәр.
Шуннан соң мин “Кайнар линия” телефоны буенча Казанга шалтыратып смс-пропусклар турында белештем. Баксаң, миңа бернинди дә рөхсәт кирәк түгел икән – кибеткә яки даруханәгә бернинди белешмәсез дә барырга була. Штраф түләргә җыенмыйм. Хокук сакчылары закон бозарга тиеш түгел.
 

Ольга СЕРОВА,
хезмәткәр (Болгар шәһәре):

– Бала белән урамга һава суларга чыккач, мине ике тапкыр полиция хезмәткәрләре туктатты. Шәһәр урамнарында йөрергә ярамый, 1 апрельдән башлап моның өчен штраф салачаклар, дип әйттеләр. Үзләренчә куркыттылар. Ял көннәрендә Приволжскидагы дачага барырга җыенабыз. Моңа кадәр “Кайнар линия” телефонына шалтыраттым һәм хокукларым турында барысын да сораштым. Сөйләшүне смартфонга яздырып алдым. Порталда 2590 номеры буенча теркәлдем һәм дачага барырга рөхсәт алдым. Моннан тыш, ТР Министрлар кабинетының карантин чорында ничек йөрергә кирәклеге турында язылган карарын да үзем белән алдым. Гаиләбез белән дачага маҗараларсыз барып кайта алырбыз, дип ышанам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев