Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Юлларда сак йөрегез

    Менә түземсезләнеп көтеп алынган җәй дә килеп җитте.

    Ә җәй ул – каникуллар, җәйге яллар, сәяхәтләр дигән сүз. Шул ук вакытта юллардагы активлык та бермә-бер арта, ә бу исә транспорт һәлакәтләренең саны артуына китерә.
    Статистика күрсәткәнчә, юл һәлакәтләре арасында җәяүлеләрне бәрдереп китү очраклары беренче урынны алып тора. Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Ренис Ганиев мәгълүматлары буенча, ел башыннан бирле безнең районда җәяүлеләр катнашуында аварияләр теркәлмәгән. Тик шулай да тынычланырга иртәрәк әле. Җәяүлеләрне бәрдереп китү очраклары күбесенчә тәүлекнең караңгы вакытында, руль артында утыручыга юлга чыккан кешеләр начар күренгән чакта арта. Монда яктылык чагылдыра торган элементлар ярдәмгә киләчәк. Алар караңгы юлдан барган җәяүлене фара яктысында ерактан күрсәтә һәм аварияләрне булдырмый калуга ярдәм итә. 
    ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактика өчен һәр җәяүлегә юлга чыкканда киемдә, сумкаларда, рюкзакларда яктылык кайтаручы элементлар йөртергә киңәш итә. Махсус материаллардан ясалган мондый элементлар яктылыкны аның чыганагына кире чагылдыралар. 
    Фәнни тикшерүләр күрсәткәнчә, хәрәкәт итә торган машинада баручы кеше юлдан барган җәяүлене якын ут фаралары кабызган очракта – иң күбе 50 метрдан, еракка яктыртучы фаралар яктысында иң күбе 100 метрдан күрергә мөмкин. Ә җәяүленең киемендә яктылык чагылдыручы элемент булган очракта, бу ара якын фаралар кабызганда – 200 метрга, еракка яктыртучы фаралар өчен 350 метрга кадәр арта. 
    Шунысын да исәпкә алырга кирәк – яктылык чагылдыручы элементлар җәяүлеләр өчен куркынычны киметсә дә, хәрәкәт иткәндә бернинди өстенлек тә бирми. Юл аша чыкканда ул тирә- якка карарга, машиналар булмаган очракта гына юл кагыйдәләрен үтәп, юл аша чыгарга тиеш.
    Бер-берегезгә игътибарлы һәм итагатьле булган, үзегезнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең гомере өчен җавап биргән очракта гына аварияләрне булдырмый калырга мөмкин.
     

    Фото: http://balashiha.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: