Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда яшәүче 60 меңгә якын пенсионер авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиясенә өстәмә түләү ала

Татарстан Республикасында яшәүче 60 меңгә якын пенсионер авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиясенә өстәмә түләү ала.

. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Моның өчен өлкән кешенең картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алуы, авыл хуҗалыгында ким дигәндә 30 ел хезмәт стажы булуы, авылда яшәве һәм эшләмәве шарт.  

Акчага күчереп исәпләгәндә, пенсиягә “авыл” өстәмәсе 1511,12 сум, ягъни 2021 елның 1 гыйнварыннан 6044,48 сумга җиткән фиксацияләнгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә. Шунысын искәртү урынлы, пенсионерга 80 яшь тулса яисә ул I төркем инвалид булса, фиксацияләнгән түләү күләме ике тапкырга арттырыла һәм 12088,96 сум тәшкил итә. Ә өстәмә түләү законда каралган фиксацияләнгән түләүдән чыгып исәпләнә һәм 1511,12 сумга арттырыла.

Авыл җирендә башкарылган эшнең барысы да “авыл” стажына кертелми. Моның өчен хезмәт эшчәнлеге Россия Федерациясе территориясендә (1992 елның 1 гыйнварына кадәр СССР составындагы союздаш республикалар территориясендә) һәм РФ Хөкүмәте раслаган (2018 елның 29 ноябрендә кабул ителгән 1440 санлы карар) Исемлеккә кертелгән профессияләр һәм хезмәт урыннары кысаларында башкарылган булырга тиеш. Әлеге Исемлеккә 500 дән артык авыл хуҗалыгы предприятияләре, колхозлар, совхозлар, фермер хуҗалыклары профессияләре һәм белгечлекләре кертелгән.

Реклама

Хөкүмәтнең 2019 елның 25 июнендә кабул ителгән 805 санлы Карары нигезендә авыл хезмәтчәннәре пенсияләренең фиксацияләнгән түләүләрен арттыру хокукы бирә торган профессияләр, хезмәт урыннары һәм белгечлекләр исемлеге арттырылды. Әлеге Исемлеккә диспетчерлар, лаборантлар, табиб-эпизоотологлар, ветеринария аптекалары мөдирләре, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре – шәхси эшмәкәрләр дә кертелде.

Авыл советларында, поселок кибетләрендә, медицина пунктларында һәм балалар бакчаларында эшләүчеләргә өстәмә түләү бирелми. Әлеге оешмалар колхоз, совхоз яисә крестьян фермер хуҗалыгы составына кергән булса, “авыл” ташламасы ясала. Хезмәт стажын шәһәрдә туплап, хәзер авылда яшәүче пенсионерлар ташламадан файдалана алмый. Ә инде киресенчә, авыл хуҗалыгында эшләп, шәһәргә күченгән пенсионерлар кире авылга яшәргә кайткан очракта гына ташламадан файдалана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X