Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан урманнарында янгын куркынычының югары классы игълан ителде

6 июльгә кадәр урманнарга керү катгый тыела.

Аномаль эсселек нәтиҗәсендә Татарстан урманнарында янгын куркынычының дүртенче классы игълан ителде. Аерым районнарда температура 34 градус дәрәҗәсендә фаразлана һәм урманнардагы гадәттән тыш янгын чыгу куркынычы бишенче класска җитәр, дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте. 

«Татарстан территориясендә эссе һава торышы саклана. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 28 июньгә кадәр республикада урыны белән урманнарда югары янгын куркынычы саклана, аерым районнарда урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә», — диде ул.

21 июньнән республиканың Питрәч, Биектау, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы районнары һәм Казан шәһәр округы территориясендәге урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булачак, дип искәртте спикер. Урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы Апас, Кайбыч, Әлмәт һәм Зәй районнары территориясендә көтелә. Янгын куркынычы янаган чорда кешеләргә республиканың урман фонды җирләренә 6 июльгә кадәр керү чикләнә, диде Зарипов.

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X