Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан авылларында яшәүчеләр 10 миллион сумлык бушлай үсенте һәм чәчүлек орлык алачак

Татарстанлылар 30 тонна суган орлыгы, 1 тонна кишер орлыгы, 600 кг аш чөгендере орлыгы һәм кәбестә үсентеләре алачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.

Программаның асылы шунда, авыл халкы орлыкларны һәм үсентеләрне бушлай алачак, бу катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында авыл кешеләренең мәшгульлеген тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек тотрыклылыгын сакларга мөмкинлек бирә.

Реклама

Орлыклар белән район кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) системасы кооперативлары тәэмин итәчәк, соңыннан авыл кешеләре үстергән уңышны алар үзләре үк алга таба сату өчен сатып алачаклар. Бүгенге көндә орлыклар шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бүлеп бирү өчен республика районнарына тапшырылган инде. Үсентеләрне бераз соңрак, май аенда кайтарачаклар.

Орлыклар алу буенча төгәлрәк мәгълүматны 8(843)221-77-72 телефоны буенча яки үз районыңның Башкарма комитетында һәм авыл җирлекләрендә белешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X