Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Наил Исхаков: «Вакцинация эпидемияне туктатырга ярдәм итәчәк»

Кононавируска каршы уйлап чыгарылган яңа вакцина белән бәйле төрле имеш-мимешләрне еш ишетергә туры килә, социаль челтәрләрдә дә бу хакта күп бәхәсләр алып баралар.

Сүз дә юк, блогерлар юк-барны сөйләп халыкны куркыта, шул сәбәпле күпләр вакцина ясатудан баш тарта. Безнең илдә вакцинаны бушлай ясыйлар, ә менә көнбатыш илләрендә укол шактый кыйммәт тора. Вакцинация ясау нәтиҗәсе буларак, коронавирус чире таралуны сизелерлек киметә алдылар. Спас хастаханәсе баш табибы Наил Исхаков вакцина ясатуның мөһимлеге турында сөйли. 

Миф 1: Вакцинадан үләләр.

Бүгенге көндә Татарстанда 110 000 кешегә вакцина ясалган. Безнең районда исә бу чирдән саклану өчен 510 кеше укол кадаткан. Алар барысы да исән. Без вакцина ясаткан кешеләр белән элемтәдә торабыз, хәл тулысынча контрольгә алынган. Бераз гына хәлсезлек сизелгән, әмма бу нормаль күренеш. Әгәр прививкадан соң температура күтәрелә икән, димәк, организм үзен вакцинадан сакларга яраклаштыра.

Социаль челтәрләрдә шау-шу тудырып, блогерлар үзләренең популярлыгын күтәрә. Хәзер бит кискен темаларны барысы да күтәреп алырга тырыша. Бу очракта да шулай.

Миф 2: Вакцина ясатмасагыз, эштән куабыз дип куркыталар.

Чыннан да, вакцина буенча тиешле план җиткерелгән. Күмәк иммунитет булдыру өчен, без халыкның 60 процентына вакцина ясарга тиеш. Район буенча алганда, бу 9000 кеше дигән сүз.

Без халык арасында агитация алып барабыз. Мин үзем берничә авылда булдым, киңәшмәләрдә, планеркаларда, авыл җыеннарында чыгыш ясадым һәм вакцинация турында барысын да сөйләп һәм аңлатып бирергә тырыштым. Чөнки күпләр чыннан да курыкты. Кешегә дөрес мәгълүмат җиткерергә кирәк. Бәлки бу агитацияне басым, дип кабул итүчеләр дә бардыр. Вакцина ясатмаган врачларны отпускага җибәрмиләр икән, дип тә сөйләгәннәр. Бу ялган, вакцинаны мәҗбүриләп ясамыйлар. Без дә кешеләргә шуны аңлатып бирергә тырышабыз. Эпидемияне вакцина ясатып кына туктатырга була. Башка ысул юк.

Апрель аенда өченче дулкын көтелә, димәк, аңа кадәр ясатып өлгерергә кирәк. Эпидемия вакытында ясатырга ярамый.

Миф 3: Прививка ярдәмендә безгә чип кертәләр, шуның аша махсус хезмәтләр безне күзәтеп торачак.

Бу – ялган. Без яңа технологияләр заманында яшибез, кешене күзәтү өчен башка мөмкинлекләр дә җитәрлек. Мин үзем инде күптән ясаттым, организмда бернинди үзгәрешләр сизмәдем, миңа бернинди чип та кертмәделәр. Тагын бер тапкыр әйтәм, пандемияне вакцина ясатып кына туктатырга була.

Миф 4: Спутник V вакцинасы тагын да куркынычрак вирус китереп чыгарырга мөмкин.

Кешеләр Интернеттан оста файдалана. Аларның белмәгәне юк, вакцина турында сөйләп тә гаҗәпләндерәләр. Кызганыч, шикле чыганаклар кеше ышанмаслык мәгълүмат тарата. Махсус сайтлардан эзләргә кирәк мәгълүматны. Спутник V – векторлы вакцина. Векторлы вирус тарала алмый. Спутник өчен аденовирусны вектор иткәннәр һәм аңа коронавирус аксымы генын утыртканнар. Геннан авырып китмиләр. Өстәвенә, ул башка вирусны да китереп чыгара алмый. Боларның барысы да тикшеренүләр нәтиҗәсендә расланган. Шуңа күрә, юк-бар сүзләргә ышанмагыз.

Әгәр хроник авыруың булса, вакцина ясатырга ярамый.

Дөрес түгел, хроник чирләрдән интегә торган кешеләргә вакцина ясату күпкә файдалырак. Хроник чир коронавирусның авыр формасын китереп чыгарырга мөмкин. Авыру кискенләшкән чорда гына кадатырга ярамый. Гипертоникларның кан басымы яки шикәрдән авыруларның шикәре нормаль булса, килсеннәр дә ясатсыннар.

Спас хастаханәсе баш табибы Наил Исхаков:

“Бу тема тирәсендә нигә шулай бәхәс куертуларын һим аңламыйм. Төрле зарарлы чирләргә каршы вакцинаны моннан йөз ел элек ясый башлаганнар. Прививка нәтиҗәсендә кешелек дөньясы төрле куркыныч чирләргә каршы торган, зур шәһәрләр һәм авыллардагы халыкны куркыныч үлемнән саклап калган. Спутник V вакцинасы коронавирус таралуны туктатырга һәм күмәк иммунитет булдырырга ярдәм итәчәк”, – диде Наил Исхаков.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев