Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күп балалы гаиләләргә акча бүлеп биреләчәк

Россия Хөкүмәте күп балалы гаиләләргә, ипотекаларын түләү өчен, тагын 27 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирде.

Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. 

«Торак кредиты буенча түләүләрне компенсацияләү өчен күп балалы гаиләләргә өстәмә рәвештә 27 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалады», — диелә хәбәрдә.

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән дәүләт өченче бала һәм аннан соңгы сабыйлар 2019 елның 1 гыйнварыннан соң туган гаиләләрнең ипотекасын тулысынча яки өлешчә түләргә ярдәм итә. Аның күләме – 450 мең сум.

2020 елда әлеге максатларга – 40,5 миллиард, ә 2021 елда 26,8 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Өстәмә финанслар әле тагын ким дигәндә 60 мең күп балалы гаиләгә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X