Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Кирпеч кыек салынган...»

Хакимият өчен кирәк булган, әмма башланып та төзелеп бетмәгән бер бинаның кыскача тарихы турында.

1910 елның 1 мартында Спас өязе земствосының 3 участогы башлыгы Андриан Алексеевич Булыгин исеменә волость старшинасы Степан  Андреевич Чичирин тарафыннан расланган һәм Пичкас авылында кирпечтән   волость идарәсе салуның мөһимлеге аңлатылган рапорт, шулай ук волость   җыелышының карары (ул заман теле белән әйткәндә  «Приговор» -  Автор  искәрмәсе) җибәрелә. Әлеге документ җыелыш карарларын теркәп баручы  кенәгәдә  (кызганычка каршы сакланмаган) унынчы номер белән теркәлгән. 

Документка волость судьялары Галим Ибраһимов, Гайнулла Сәйфуллин, Иван Колчин, Иван Денисов белән берлектә 14 авылның старосталары һәм авыл  җәмгыятьләреннән сайланган 190 гласныйлар кул куйган. Рапорттан һәм  карардан күренгәнчә, волостьлар  оештырылганнан  бирле волость идарәсе, волость суды, волостьның ссуда-саклык кассасы белән волость писаренең квартирасы «әлеге шартлар өчен  яраклаштырылмаган, түбәсе салам белән ябылу сәбәпле, аңарда саклана торган документларга, шактый зур суммадагы акчага һәм кыйммәтле кәгазьләргә янгын чыккан очракта, юкка чыгу куркынычы янаучы, вакытлыча файдалануга алынган крестьян избасында урнашкан».  
Әлеге төзелеш эшен башкарып чыгу өчен, Спас өязе земство управасыннан  7000 сум күләмендә заём алу турында  карар да чыгарылган. 
Эшне башлап җибәрү һәм аны контрольдә тоту өчен 9 кешедән торган махсус комиссия төзелә. Әлеге комиссия составына 2нче Кожаевка авыл җәмгыятеннән Лаврентий Карпунин (волость старшинасы), 1нче  Кожаевка авыл җәмгыятеннән Александр Дебрин (волость писаре), Әҗмәрдән Галим Ибраһимов, Көектән Ибраһим Абдрахманов, Ямбактыдан Җиһанша Гайнуллин, Иван Мельников (Вожи), Сергей Привалов (1нче Пичкас җәмгыяте), Иван Калашников (2нче Пичкас җәмгыяте)  кертелгәннәр.  
Барлык финанс эшләре белән Иван Колчин җитәкчелек иткән, чөнки  ул төзүчеләргә аванс бирү, кирәкле материалларны сатып алу кебек мөһим  мәсъәләләрне хәл иткән, аның исеменә товар  квитанцияләре дә җибәрелгән.  
Комиссия үз эшен 1910 елның 7 июнендә башлап җибәргән һәм волость идарәсенә сатып алыначак кирпечнең сыйфатын тикшерү, сатып алучы Бураково алпавыты Юрий Васильевич Трубников белән килешү төзү өчен әлеге авылга  килә. Алпавыт идарәчесе Верасовка төзелеш эше өчен кирәк булган 150 мең  күләмендәге «соры» һәм «алпут» кирпеченең 1000 данәсен 12 сумнан сатырга кушылган була. Комиссия кирпечнең сыйфатын  тикшергәннән  соң  әлеге шарт белән ике мөһим сәбәп аркасында килешергә мәҗбүр була. Беренчедән, Бураково Пичкастан нибары 7 чакырым гына ераклыкта урнашкан, икенчедән, якын-тирәдәге авылларда андый яхшы сыйфатлы  кирпеч сукмаганнар. 
Нигезгә салу, известькә яндыра торган кыргый таш, агач, түбә калаеннан тыш, төзелеш эшләрен башлап җибәрү өчен, ихата урыны да кирәклеген истән чыгарырга ярамый.
Төзелеш эшендә байтак авыллардан кешеләр катнаша, мәсәлән Пичкастан Вавила Кузьмин Колчин, Трофим Наумов Сударев, (икенче фамилияне «Кузьмич» дип укырга кирәклеген  аңлагансыздыр), Долгоруководан  Елисей Семенов Васин төзелеш урынына кыргый таш чыгарып, аны ташып торсалар,  Пановкадан Ганин, Көектән Шәриф Миңнегәрәев, Пичкастан Илья Рычков белән Спиридон Колчин үзләренең иске йорт, амбарларын утынга дип сатканнар. Әлеге корылмаларның бәясе якынча 10 сумнан алып 20 сумга кадәр йөргән.
Барлык төзелеш материаллары әзер булганнан соң, 14 август көнендә Спас  өязе земство идарәсе технигы Александр Бартош кабул итү  бүлмәсен, көтеп тору урынын, волость идарәсен, волость судын, ссуда-саклык кассасын, волость писареның квартирасын һәм бөтен кирәк-яраклы эш бүлмәләрен берләштергән  (мунча, кухня, акча саклау бүлмәсе белән архив!!!) проектны әзерләп бетерә. Төзелеш эшләрен 1911 елның  14  апрелендә   башлап, шул ук елның 9 октябрендә тәмамлауны планлаштырганнар. Комиссиясе әгзалары чит төбәкләргә  һәм күрше өязләргә чыгып та эшчеләр эзләгәннәр. Моның шулай булуын Түбән Новгород губернасы Ардатов өязенең Ичалово волостендәге Арчиловка авылы игенчесе Сергей Тимофеев Храмов, Лаеш өязе Алексеевск авылы игенчесе Иван Иванов Шишкин белән подрядлар төзү дәлилли.       
Храмов белән гомуми күләме 777 сум 70 тиенгә тигез булган төзелеш  подряды, бер яктан комиссия әгъзалары һәм күрше авыллардан чакырылган  понятойлар һәм, икенче яктан, төзү эшенә алынган кеше тарафыннан Казандагы Карл Генрих Горштейнның нотариаль конторасында  расланган. Ә менә ихата урынын 200 сумга саткан Пичкас кешесе Хлыстов Лаврентий  Иванович белән килешү Спас шәһәрендәге өяз нотариусы Никифоров белән Власова  ханымның  йортында  урнашкан  конторада  расланган.   
Комиссия төзелеш эшләрен тикшергән вакытта җитди кимчелекләр тапса, аларны бетерүне таләп итә алган, ә төзүче үзенең хаталарын төзәтмәсә, эшләгән эше өчен акчасын бирмәскә дә  хокуклы булган.
Тәрәзә рамаларын ясау, аларга пыяла кую һәм рамнарны ак буяуга буяу  эшләренә Алексеевск кешесе Иван Шишкин алынган. Барлык эчке эшләрне башкаруга, бизәкләп капка ясауга, 8 түгәрәк «голланд» миче белән кухнядагы плитәле зур мичне чыгаруга Пичкас кешесе Алексей Григорьев Попов алынган. Ул тулысынча үз материалларын кулланган. Аның белән төзелгән подряд 2792 сумга тигез  булган.  
Ул заман теле белән әйткәндә әлеге «җәмгыять эшләрендә» барлык  авылларның кешеләре дә катнашкан, чөнки бу акча эшләүнең реаль  чыганагы булган. Икешәр ат белән килүчеләр Бураководан 10000 данә кирпеч ташыганнар. Болар -- Әҗмәрдән Нурулла Гафиятуллин, Гомәр Госманов,  Пичкастан Петр Ширяев. Кирпеч ташучыларга бирелгән барлык квитанцияләрнең өзеп алына торган өлешләре – «ярлыклары»да сакланган. Гомумән алганда, әлеге эш составында 187 бит документ тасвирланган. Әмма, иң  беренче комиссия  уздырган тикшерү вакытында төзелештә күп күләмдәге җитди кимчелекләр ачыкланылган, комиссия   аларны кыска вакыт эчендә бетерергә күрсәтмә биргән.
Ниһаять, 1911 елның 9 октябрендә, Андриан Александрович Булыгин һәм  комиссия әгъзалары катнашында төзелеп беткән зданияне кабул итү булган. Төзелешне карап чыканнан соң комиссия Сергей Тимофеев Храмовка калган  277 сум да 70 тиен акчаны «бирмәскә карар кылдык, чөнки, кайбер  урыннарда  кирпеч кыек салынган, измә аз, бөтенләй диярлек  юк, тышкы  җөйләр ялтырап ята, тәрәзә, ишек уемнары бернинди тәнкыйтькә дә  чыдамый...» дигән нәтиҗә чыгара. Әлеге эштә соңгы сүзне техник Бартош әйткән, 10 октябрь көнендә төзелгән  актка ул болай дип язган: «төзелеш эшләре канәгатьләндермәслек  итеп уздырылган».
 Айдар Казаков,
 Көек  мәктәбенең тарих укытучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев