Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәтерне яңарткандай булдым

Армия турындагы истәлекләрнең хәзер инде күбесе хәтердән чыккан, онытылган.

Әмма уйлап-уйлап куясың да, кайбер кызыклы вакыйгаларны кабат хәтердә яңартасың. 
Ату буенча күнегүләрнең кызган чагы. Таң нурлары сызылганчыга кадәр рота  казармадан чыгып, полигонга барып җитәргә тиеш. Җәяү барасы да ерак түгел, машина булса, тагын да әйбәтрәк. Җәен биредә эсселек 35-40 градуска җитә. Континенталь климат.  Көн дәвамында дала җиле тынмый. Бетмәс тикшерүләр белән тинтерәтәләр. Полк, дивизия җитәкчеләре бер дә яныбыздан китми диярлек. 
Чираттагы тикшерү. Яшел төстәге хәрби “УАЗ” машинасыннан мәһабәт гәүдәле полковник төшеп, безгә таба килә башлады. Без, 5-6 лейтенант, идарә итү пункты янында кызудан хәлдән таеп, ял итеп ятабыз. Полковникның аягы җиргә тияргә өлгермәде, тирә-якны яңгыратып: “Чем занимается молодые лейтенанты?” – дип сорап куйды. Кайсының теле кычыткандыр, безнең җавап аның өчен көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты. “А мы, товарищ полковник, контролируем”. “Не вы, я здесь контролирую”, – дип җавап бирде ул. Бу ят полковник каян булгандыр, танымадык та үзен. Юкса, полигонга кемнең киләчәген алдан белеп тора идек. Без мыштым  гына аның яныннан таю ягын карадык. 
1989 елда миңа кабат үзем хезмәт иткән Тоцк полигонында булырга туры килде. Дөрес, бу юлы хәрби өйрәнүләр генә иде. 110 кешедән торган мотоукчылар ротасы командиры сыйфатында кабат үзем үткән эзләрдән йөреп, хәтерне яңарткандай булдым. 
      
Равил Гатауллин, Казан шәһәре.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X