Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Камил хәзрәт Сәмигуллин Равил хәзрәт Гайнетдин тараткан хатка үз аңлатмасын бирде

Равил хәзрәт Гайнетдин Россиядәге барлык мөселманнар исеменнән сөйләү хокукын “хосусыйлаштырырга” тырыша, дип белдерде Татарстан мөфтие.

 

Равил хәзрәт Гайнетдин Россиядәге барлык мөселманнар исеменнән сөйләү хокукын «хосусыйлаштырырга» тырыша. Россия мөфтиенең сектантлыкта гаепләп язган хатына республика мөфтие Камил Сәмигуллин шулай дип “Татар-информ” агентлыгына аңлатма бирде. 

Мондый гаепләүләр язылган хат бастыруның сәбәпләре турында Камил Сәмигуллин: «Чын уй-ниятләрен фаразлыйсым килми, ләкин съезд алдыннан очраклы гына пәйда булуы икеле (ТР мөселманнары Диния нәзарәте съезды 12 апрельдә узачак). Равил хәзрәт, образлы итеп әйтсәк, Россиянең барлык мөселманнары исеменнән сөйләү хокукын „хосусыйлаштырырга“ тырыша, ләкин бу бүгенге көннең чынбарлыгын чагылдырмый», — дип җавап бирде.

ТР Диния нәзарәте рәисе хат турында массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып белүен әйтте. «Сүз уңаеннан, хат Татарстан Президенты Аппаратына рәсми рәвештә кергәнче һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында басылып чыкканчы ук таралды һәм бу да нәрсәдер турында сөйли», — диде Татарстан мөфтие.

Реклама

Камил Сәмигуллин искәрткәнчә, дүшәмбе көнне съездда ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе вазифасында дүрт ел эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясаячак. Мөселман өммәтендәге эшләрнең торышы белән кызыксынучылар докладны мөфтият сайтында карый алачак.

«Шулай булгач, хатны язуның чын сәбәпләрен Аллаһ кына белә. Ә Равил хәзрәткә сәламәтлек һәм яхшы Рамазан ае телим!» — дип йомгаклады сүзен ТР Диния нәзарәте рәисе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X