Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Гомер бәйрәмең белән, Мәрьямбану апа!

    Урта Йорткүл авылында гомер кичерүче Мәрьямбану Мәрдиева шушы көннәрдә үзенең йөз дә биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Гомер бәйрәме белән аны район контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Кәримуллина, социаль яклау хезмәткәрләре, якыннары һәм туганнары җылы котлады. 
    Тыл хезмәтчәненә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, район башлыгы исеменнән котлау открыткалары, күчтәнәчләр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. 
    Биш бала әнисе Мәрьямбану Лотфулла кызына озак еллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйттеләр. Тормышында күп сынаулар аша үткән, сугыш елларының авырлыгын үз җилкәсендә тойган тыл ветеранына нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, якыннары һәм туганнарын сөендереп, тагын озак еллар яшәвен теләделәр.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: