Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Газетага язылып, бүләк ота аласыз

    Җәйнең беренче ае гадәттә эш-мәшәкатьләргә бай була.

    Җәйге яллар, имтиханнарны тапшыру турында баш ватарга, бакчада да бар нәрсәне утыртып, карап-тәрбияләп торырга кирәк. Тик июнь аенда агымдагы елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе тәмамлана икәнен дә онытырга ярамый. 
    Шулай итеп, якын арада почта бүлегенә килеп, яраткан газета-журналларга язылып өлгерергә кирәк. Безнең “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасы да алар арасында булыр, дип ышанабыз.
    Исегезгә төшерәбез, район газетасына ярты елга язылу бәясе почта аша язылган очракта 699 сум 72 тиен тәшкил итә. Альтернатив пунктлар аша язылып, соңыннан газетаны үзләре редакциядән, 1нче мәктәптән, коррекция мәктәбеннән, техникум яки район үзәк хастаханәсеннән килеп алучылар өчен язылу бәясе ярты елга 450 сум тәшкил итәчәк.
    Башка еллардагы кебек, газетага альтернатив рәвештә язылучыларны бүләкләр көтә. Бүләкләр уйнату хакында без сезгә соңрак хәбәр итәрбез. Шулай итеп, “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына язылып, бүләк отарга да мөмкинлек бар.
    Сезне көтәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: