Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Документларда ялган мәгълүмат булырга тиеш түгел

2019 елда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә күчемсез милек объектларын кадастр учетына кую өчен кадастр инженерларыннан алынган межа планнарын тикшерү белән шөгыльләнүче дәүләт теркәүчеләре һәм инде дәүләт геодезия күзәтчелеген алып баручы җаваплы кешеләр үзара бергәләшеп эшли башладылар.

Моннан соң инде теркәүчеләрдә шик тудырган бөтен межа планнары Идарәнең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлегенә җибәрелә. Биредә белгечләр межалау һәм техник планнардагы мәгълүматларның дөреслеген тикшерү максаты белән төрле чаралар үткәрәләр. Аерым алганда, дәүләт геодезия челтәрләре һәм межалау челтәрләре пунктлары координатлары, төгәллек буенча куела торган таләпләрнең җир участогы чикләрендәге үзенчәлекле нокта коррдинатларын, бина, корылма яки җир участогындагы төзелеп бетмәгән объект контурын ачыклау ысулын кулланып ачыклыйлар.
Уздырыла торган эш кайбер мәгълүматларның дөрес булмавын ачыкларга, шуның белән бергә документларны әзерләгән кадастр инженерының эшен өстәмә рәвештә контрольгә алырга ярдәм итә.
Ә инде уздырылган контроль-күзәтү чаралары нәтиҗәләренә нигезләнеп, Идарә кадастр инженерлары тарафыннан әзерләнә торган документларга ялган мәгълүматлар кертелүе турындагы материалларны прокуратура органнарына тапшыра. Әгәр кирәк булса, кадастр инженерын җавапка тарту өчен административ хокук тәртибен бозу һәм эшне судка тапшыру турындагы мәсьәлә кузгатылачак.
Белешмә: 2010 елда булган үзгәрешләрдән соң,  яңа төзелгән ведомствога (Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе)  Кама төбәкара геодезия һәм картография идарәсенә (Кама УГК) кушылды. Хәзерге вакытта дәүләт геодезия күзәтчелеген тормышка ашыру буенча бөтен функцияләрне Росреестрның Татарстан Республикасы буенча дәүләт җир, геодезия һәм картография Идарәсе үти. Төгәлрәк мәгълүматлар белән Идарәнең posreestr.ru рәсми сайтындагы “Идарә турында”бүлегеннән танышырга мөмкин.                             
Матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев