Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балымер кырларында горчица белән соя үстерәләр

Бу көннәрдә Юрий Семушкин крестьян (фермер) хуҗалыгы басуларында эшләр кайнап тора.

Хуҗалыкта әле 22 апрельдә үк тиешле агротехник чараларны үтәүгә керештеләр. Туфрак бераз кипшенү белән Александр Орлов, Александр Евдокимов, Анатолий Майоров һәм Владимир Никифоров МТЗ-1221 һәм К-700 тракторларында җир тырмалый башладылар. Владимир шулай ук сабан бодае чәчеләчәк мәйданнарны культивацияләде. Ә инде Александр Чекалин һәм Сергей Орлов белән МТЗ-1221 тракторына тагылган КУН ярдәмендә 425 гектардагы көзге культура басуын аммиак селитрасы белән тукландырдылар.

Владимир Осипов белән Анатолий Майоров кырларда эшләрнең барышы турында сөйләшәләр.


Хуҗалыкның баш агрономы Владимир Осипов сүзләренә караганда, көзге культуралар әйбәт кышлаган. Әмма биредә күбрәк сабан культуралары, шул исәптән горчица белән сояга күбрәк өстенлек бирәләр. Бу культураларны хуҗалыкта узган елда игә башлаганнар. Уңышы ярыйсы гына чыккан, өстәвенә, горчица белән сояга базарда сорау һәрвакыт зур. Моны исәпкә алып, горчицаның мәйданын арттырганнар: узган ел аны 160 гектарда үстергән булсалар, быел инде 280 гектарда чәчүне планлаштырганнар. 23 гектарда соя игеләчәк, карабодай мәйданы да йөз гектардан артып китә.

Александр Алексеев – тәҗрибәле шофер.


Моннан тыш, хуҗалыкта инде 110 гектарда сабан бодаен чәчеп бетергәннәр. Һәр гектарга билгеле күләмдә азофоска ашламасы кертелгән. Җир “сыен” басуларга МТЗ-80 тракторы белән Валерий Кайнов ташып тора. Гомумән алганда, балымерлылар алдында 740 гектарда эш башкару бурычы тора.

Павел Семеновка җаваплы эшләрне тапшыралар.


Горчица чәчүдә эшләүче механизаторлар Анатолий Майоров белән Павел Семеновның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Өч чәчкечле “ЛЕМКЕН” һәм СЗП-3,6 агрегатына Максим Борисов, Николай Локтев, Александр Сивцов хезмәт күрсәтә. Басуга чәчүлек орлыкны КамАЗ машинасы белән Александр Алексеев китерә. Һәр гектарга 100 килограмм исәбеннән ашлама кертелә. Агрегатларның нәтиҗәле эшләвендә Александр Орлов, Александр Чекалин һәм Сергей Орловның да намуслы, тырыш хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк.

Реклама

Евгений Конантьев туфрак тигезләүдә өлгерлек күрсәтә.


Чәчелгән басу өстендәге туфракны тигезләүне механизатор Евгений Конантьевка йөкләгәннәр. Шунысын әйтергә кирәк, ул идарә иткән МТЗ-82 тракторын һәм катокны хуҗалыкта әле бу язда гына сатып алганнар. Әлбәттә инде, ышанычлы механизаторларның берсенә ышандырып тапшырганнар.

– Егетләрнең кайсын гына алсаң да, барысы да өметне аклый торганнар, – ди баш агроном, – һава шартлары да зарланырлык түгел. Явып узган яңгырлар җирдәге дымны арттырды. Язын яңгырлар бик кирәк...

Басуда алны-ялны белмичә хезмәт куючы механизаторларга Клара Федорова тәмле ашлар пешереп тора, көненә ике тапкыр кырга килеп ашата. Хуҗалыкта чәчү белән бәйле башка мәсьәләләр дә тиешенчә хәл ителгән. Барысы турында да алдан кайгыртканнар.

Руслан Хәмидуллин фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спас районы кыр эшләре

2
X