Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ай саен бирелә торган түләү (ЕДВ), өстәмә ай саен бирелә торган материаль тәэминат (ДЕМО), өстәмә материаль тәэминат (ДМО); әлеге түләүләр кемнәргә бирелә, кая мөрәҗәгать итәргә

Ай саен бирелә торган түләү (ЕДВ), өстәмә ай саен бирелә торган материаль тәэминат (ДЕМО), өстәмә материаль тәэминат (ДМО); әлеге түләүләр кемнәргә бирелә, кая мөрәҗәгать итәргә.

Россия Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары гамәлдәге законнар кысаларында төрле социаль түләүләрне гамәлгә ашыра: аларга – айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм аның составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), өстәмә ай саен бирелә торган материаль тәэминат (ДЕМО) һәм өстәмә материаль тәэминат (ДМО) керә. 

Айлык акчалата түләү- Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан түбәндәге категориягә караган гражданнарга бирелә торган социаль түләү. Алар: 

- Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан җәрәкәтләр ветераннары;

- инвалидлар,инвалид балалар;

- фашизмның балигъ булмаган тоткыннары;

- радиация тәэсирендә зыян күрүчеләр.

 Пенсия фонды сайтының “Социаль түләүләр” бүлегендә айлык акчалата түләү алуга хокукы булганнарның тулы исемлеге бирелә.

Айлык акчалата түләү гариза нигезендә билгеләнә. Гаризаны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук фондның теләсә кайсы территориаль фондына яисә күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.

2020 елның 28 июленнңн – Россия хезмәт Министрлыгының 327н саны приказы көченә кергәннән соң, инвалидлыклары булган гражданнар гариза белән мөрәҗәгать итмиләр, чөнки инвалидлар һәм инвалид балаларга инвалидлык инвалид дип табылган гражданинның каралу акты чыгарылмасы нигезендә билгеләнә, әлеге мәгълүмат “Инвалидларның Федераль Реестры” дигән Федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан алына.

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә: инвалидлыкны билгеләү һәм раслауның вакытлыча кабул ителгән тәртибе буенча 2021 елның 1 октябренә кадәр (РФ хөкүмәтенең 2021 еоның 11 февралендә кабул ителгән 155 номерлы карары) гражданнарга инвалидлык буенча пенсия һәм айлык акчалата түләүне озынайту өчен Пенсия фондына килергә кирәкми.

Гражданин бер законда каралган берничә төр акчалата түләү алу хокукына ия булган очракта, түләү аларның отышлы вариантын сайлап, берсе буенча гына башкарыла. Айлык акчалата түләү елга бер тапкыр, 1 февральдә индексацияләнә.

Татарстанда 322558 кеше айлык акчалата түләү ала.

Федераль законнар кысаларында ташламалар һәм социаль ярдәмгә хокукыбулган, ярдәмнеңакчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрҗьә кадәр фикерләрен үзгәртү хакындагы гаризаны территориаль органнарга, күпфункцияле үзәккә килеп яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша тапшыра алалар. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә була. 

Социаль хезмәтләр җыелмасына түбәндәгеләр керә: 

- рецепт буенча медицинада кулланучы дару препаратлары; рецепт буенча медицина изделияләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануы махсуслаштырылган изделиеләр;

- төп авыруларны кисәтү өчен шифаханәләргә путевкалар;

- дәвалау урынына шәһәрара транспортта бару-кайту, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү.

Өстәмә айлык материаль тәэминат (ДЕМО) аерым категория гражданнарга ай саен бирелә торган түләү. Материаль тәэминат алу хокукына яшәү урыннарына бәйсез рәвештә бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына ия. Категориясенә карап түләү күләме 500 яисә 1000 сум тәшкил итә.

1000 сум күләмендә өстәмә материаль тәэминат

- Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына;

- Сугышчан җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид калучыларга;

- Канцлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннарына бирелә.

Татарстанда 1661 кеше өстәмә материаль тәэминат ала.

500 сум өстәмә материаль тәэминат түбәндәге категорияләргә түләнә:

- Хәрәкәттәге армия составына кермәгән сугышчан частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби уку йортларында 1941 елның 22 июненән 1945 елның 3 сентябренә кадәр 6 ай хезмәт иткән хәрбиләргә, шулай ук әлеге чорда СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләргә;

- Сугыш чорында һәлак булучыларның тол калган хатыннарына;

- Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол калган хатыннарына;

- “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе бнлән бүләкләнүчеләргә;

- Нацист канцлагерьлары, төрмәләре һәм геттоның балигъ булмаган тоткыннарына.

ДЕМОны 500 сум күләмендә Татарстан Республикасында 1710 кеше ала. 

Бу акчаны Пенсия фонды гражданнарга пенсия белән бергә түли. Өстәмә материаль тәэминат хокукларыннан файдаланучыларга яшәү урыны буенча Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә тәэминатка хокуклы кеше пенсия яшенә җитмәгән булса, Пенсия фондының территориаль органнары бу төр түләүне билгели һәм түли. Түләүгә хокукы булган Россия гражданины даими рәвештә чит илдә яшәсә, түләү Россия Пенсия фонды аша башкарыла.

Берьюлы берничә өстәмә түләүгә хокукы булучыларга ул бары бер, гражданнар өчен отышлы вариант буенча гына билгеләнә. 

Өстәмә материаль тәэминат (ДМО) – Россия Федерациясенең законнар җыелмасы яктылыгында билгеләнеп, пенсиягә өстәлә торган түләү. Иң зур күләмдә өстәмә түләү Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Дан Орденының өч дәрәҗәсе ияләренә, шулай ук Россия Федерациясе Герое, Изге Апостол Андрей Первозванный Ордены яки 1 дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары” өчен ордены белән бүләкләнгән пенсионерларга бирелә

Өстәмә түләү иминият пенсиясенә өстәлә һәм һәр категория өчен аерым күләмдә билгеләнә һәм пенсия белән бергә түләнә.

Татарстан Республикасында әлеге категориягә караучыларның 13е Социалистик Хезмәт Геройлары.

Игътибар: Өстәмә материаль тәэминат түләүле эш башкарган чорда түләнми.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев