Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Җәйнең матур, җылы кичләрендә…

Авыл кешесенең эше беркайчан бетеп тормый. Инде менә икенче икмәгебез саналган бәрәңгене алыр вакытлар җитә. Мәшәкатьтән күп нәрсә юк, барысына да өлгерергә кирәк, чөнки вакыт сизелми дә үтә. Менә җәйнең дә соңгы ае узып бара Табигатьнең көйсез һава торышыннан соң чып-чын җәй көннәре белән хозурланабыз. Көндезләрен кояш кыздыра, кичләрен шундый...

Авыл кешесенең эше беркайчан бетеп тормый. Инде менә икенче икмәгебез саналган бәрәңгене алыр вакытлар җитә. Мәшәкатьтән күп нәрсә юк, барысына да өлгерергә кирәк, чөнки вакыт сизелми дә үтә. Менә җәйнең дә соңгы ае узып бара Табигатьнең көйсез һава торышыннан соң чып-чын җәй көннәре белән хозурланабыз. Көндезләрен кояш кыздыра, кичләрен шундый рәхәт, урамнан керәсе дә килми. Менә шундый җылы, йолдызлы кичләрнең берсендә Чәчәкле авылы мәдәният йортында узып баручы җәйнең матурлыгына багышлап концерт-тамаша үткәрелде. Авыл халкы, кайткан кунаклар киеренке хезмәт көненнән соң үзешчән артистларның чыгышын алкышларга күмә-күмә иркенләп ял иттеләр. Тамаша медицина уку йортларының берсендә белем алучы Гөлназ Гөлминсадыйкованың авылыбызга багышлап язган шигыри юллары белән башланып китте. Ялга кайткан студентлар, мәктәп укучылары Ләйлә Минсәгыйрова, Сиринә Рәхимова, Гөлинә Хәҗибуллина, 9 класс укучысы Рәсимә Гәрәева, Мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Сабирова, укытучы Гөлназ Фәйзиева башкаруында җырлар, Илгизә Шәйдуллинаның биюләре, авыл кызлары әзерләгән кызыклы тамашалар авылдашларыбыз күңеленә хуш килде. Яшь башкаручылар Алинә Җиһаншина, Алинә Сафина, Әлфия Нуриәхмәтова, Алинә Беляева һәм башкаларга укуларында һәм киләчәк тормышларында бары уңышлар гына юлдаш булсын иде.
Шушы тамашаны бераз гына үзгәртеп, авылыбыз үзешчәннәре Үрнәк авылында үткәрелгән сайлау алды җыелышыннан соң да чыгыш ясадылар. Тамашачылар Чәчәкленең чәчәктәй кызларын җылы каршыладылар. Үрнәк авылы клубы җитәкчесе Рәмзия Таҗиевага, Өчкүл җирле үзидарә Советы җитәкчесе Нина Пыровага әйтер рәхмәт сүзләребез бик күп. Алар үзешчән артистларны мул табын хәзерләп каршы алдылар, чәйләр эчертеп озатып калдылар. Киләчәктә дә шулай матур итеп күрешеп, очрашып яшәсәк иде.
Гөлсинә Габделвәлиева,
Чәчәкле китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев