Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Китапханәләргә игътибар арта

Быел район китапханәләрен заманча җиһаз һәм җайланмалар белән тәэмин итү юнәлешендә шактый эшләр башкарылды.

Мәгълүмат технологияләре нык үсә барган саен китапханәләр дә үз эшләрен яңадан үзгәртеп корырга, яңадан-яңа алым һәм ысуллар кулланырга мәҗбүр. Эшчәнлекнең яңа моделен булдыру - заман таләбенә әйләнде. Шуны күздә тотып "Татарстан Республикасында 2009-2014 елларга һәм 2020 елга кадәр китапханә эшен үстерү» программасы эшләнде. Озак елларга исәпләнгән әлеге максатчан программа китапханә хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәле системасын булдыруны, милли мирасны саклауны күздә тота. Боларның барысы да кешеләргә тиешле мәгълүмат һәм белем алуның сыйфатын яхшырту максатында эшләнелә.

Китапханә директоры Марина Бедова сүзләренә караганда, 29 китапханәнең барысы да компьютерлар һәм күчерү-арттыру техникасы белән тәэмин ителгән. Авыл филиалларының күпчелеге әлеге җайланмаларны быел алган. Китапханәләр тулысынча Интернет челтәренә тоташтырылган. Дөрес, башка бинага күчүләре сәбәпле, әлегә Полянка, Аграмак һәм Татар Такталысы китапханәләрендә әлеге челтәрдән вакытылча файдалана алмыйлар. Үзәк китапханәдә мәгълүматларның электрон библиографик базасы булдырыла, фондлар автомат рәвештә исәпкә алына һәм эшкәртелә, китапханәләр кулланучыларга тиешле мәгълүматларны компьютер технологияләре ярдәмендә бирә башладылар. Мәсәлән, электрон каталоглар инде күптәннән кулланыла, шулай ук электрон формулярлар кертелә. Республика Мәдәният министрлыгы Антоновка, Иске Рәҗәп һәм Никольск авылларында модульле китапханәләр төзүгә акча бирде. Әлеге китапханәләрдә булган компьютер җиһазларына өстәмә рәвештә телевизорлар сатып алынды, озакламый алар проектор һәм экраннар белән тәэмин ителәчәк. Көек авылында да модельле китапханә төзү планлаштырыла.

Реклама

Китапханәләрне фондларның сакланышын, биредә эшләүчеләрнең иминлеген тәэмин итүче заманча системалар булдыру эше дәвам итә. 2013 елда үзәк һәм балалар китапханәсе янгын сигналы белән җиһазландырылды. Бу араларда китапханәләр янгынга каршы кирәк-яраклар белән тәэмин ителә.

Авыл китапханәләрен тиешле дәрәҗәдә бөтен нәрсәләр белән тәэмин итми торып, бердәм милли мәгълүмат системасы булдырылды, дип әйтүнең файдасы юк. "Бердәм Россия" партиясе дә моңа даими игътибар бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: заманча җиһаз һәм җайланмалар китапханәләр

2
X