Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ирина Бокова: “Мин Болгарны, Кремльне һәм Свияжскины зур кызыксыну белән карап йөрдем“

ЮНЕСКОның Генераль директоры Ирина Бокова ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка кунакчыллык күрсәтүләре өчен рәхмәтен белдерде. Бу турыда Татарстан җитәкчесе исеменә җибәрелгән хатта әйтелгән. Исегезгә төшерәбез, Ирина Бокова Татарстанда агымдагы елның август аенда булып китте. "Сезнең белән Казанда очрашу миндә зур тәэсир калдырды, - диелгән бу хатта. - Болгария гражданкасы буларак, Болгар...

ЮНЕСКОның Генераль директоры Ирина Бокова ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка кунакчыллык күрсәтүләре өчен рәхмәтен белдерде. Бу турыда Татарстан җитәкчесе исеменә җибәрелгән хатта әйтелгән.

Исегезгә төшерәбез, Ирина Бокова Татарстанда агымдагы елның август аенда булып китте. "Сезнең белән Казанда очрашу миндә зур тәэсир калдырды, - диелгән бу хатта. - Болгария гражданкасы буларак, Болгар тарих-архитектура комплексын ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертүгә багышланган чараларда катнашу минем өчен зур бәхет булды. Татарстан Республикасының мәдәни мирасны сакларга һәм үстерергә әзер булуын мин үз күзләрем белән күрдем. Күп гасырлар буе Болгар толерантлык һәм төрле халыклар арасында культура элемтәләре урнаштыру үрнәге күрсәткән. Һәм хәзер дә федераль, җирле хакимиятнең бу уникаль тарихи һәйкәлләрне саклау өчен тырышуын үз күзләрем белән күрдем.
Борынгы Татарстан җирендә булганнан соң мин республиканың мәгариф, фән һәм мәдәни потенциалы турында күп нәрсә белдем. Мәдәни ядкарьләрне, шул исәптән Болгар, Казан Кремле һәм Свияжскины карап, зур тәэсир алдым. Сәяхәттә мин бу тарихи урыннар турында күп яңалыклар белдем, объектларда аларны саклау һәм торгызу буенча үткәрелгән чаралар белән таныштым. ЮНЕСКОда сезнең мәдәни мирасны саклау һәм туризмны үстерү омтылышын тулысынча хуплыйлар. Киләчәк буыннар өчен мәдәни мирасны саклау эшендә сез безнең оешма ярдәменә ышана аласыз.
Татарстан хакимияте белән безнең оешманың уртак идеаллары һәм максатлары бар, бу бик яхшы. Бирелгән мөмкинлектән файдаланып, бик әһәмиятле бу хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешләре өчен ЮНЕСКО каршындагы Россия Федерациясе даими вәкиллегенә һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенә чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә".
Ирина Бокова шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесенә дә рәхмәт белдергән. Минтимер Шәймиевка язган хатында ул: "Бәйрәмдә катнашу минем өчен зур әһәмияткә ия булды. Татарстанда үткәрелгән чаралар республиканың мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүен тагын бер кат ачык күрсәтте. Ә мин, үз чиратымда, сез җитәкчелек иткән Тарихи һәм мәдәни ядкарьләрне яңарту буенча республика фондының уңышлы эшен билгеләп үтәсем килә. Ул мәдәни мирасны киләчәк буыннар өчен саклауга зур өлеш кертә.
Сезнең белән ике якны да кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышу мөмкинлегенә мин бик шатмын. Республика җитәкчеләре белән әңгәмә барышында аларның ЮНЕСКО эшчәнлеге белән кызыксынулары мине бик сөендерде һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек дәвам итәр дип өметләнәм. Визит файдалы булды һәм Татарстан белән ЮНЕСКО мөнәсәбәтләре киләчәктә тагын да ныгыр дип ышанам. Үз чиратымда, мин бердәм проектларны тормышка ашыру өчен бөтен көчемне биреп эшләрмен".
Бу турыда ТР Президентының пресс-хезмәте хәбәр итте.
("Республика Татарстан", 27 ноябрь 2014 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев